15 май 2014 яңалыклары
-
Умартачы өчен олы эш башы
Яз башыннан табигать үзенең җылысы белән бик сөендермәде. Шуңа күп кенә умартачылар язгы ревизияне соңарып үткәрделәр. Бик күпләр үрчемдә өзеклек булуына борчыла. Ул умарта гаиләләренең көчен арттыруга йогынты ясаячак. Бүгенге бозык табигать шартларының үз уңайлыклары да бар. Быел үләннәр соңарып чәчәк атты. Әгәр инде май-июнь айларында күпләп чәчәк ату чорында...
-
Эше барның–ашы бар
Олы Елга авылы терлекчелек комплексында эшләүче Габделҗәвит Зарипов терлекчеләр династиясеннән. Кечкенәдән әти-әнисе янәшәсендә, аларга булышып үскән. Дистә еллар элек Олы Елга авылына күченеп килгәч, тормыш иптәше Раушания белән биредә бозаулар караганнар. Ул лаеклы ялга чыккач бу эшне үзе генә дәвам иттергән. Габделҗәвитнең эше бүген тагын да җаваплырак. Ул комплекста тудыру...
-
Куллары алтын диләр
Олы Елга авылы егете Минзөфәр Мингалиевны хезмәт сөючән оста буларак һәркем хөрмәтли. Кечкенәдән иптәшләре арасында ул кызыксынучан һәм күп белергә омтылуы белән аерылып тора. Мәктәптән соң механизаторлар хәзерләү училищесын тәмамлап кайта. Аннан тракторга утырып туфрак эшкәртә, чәчүдә катнаша башлый. Өлкәннәр янәшәсендә була. Үзе үстергән игеннәрне җыеп суктыра егет. Еш кына...
-
Хезмәт белән яуланган хөрмәт
"Логос" җәмгыяте игенчеләре быелгы язгы чәчүне районда беренчеләрдән булып башлап җибәргәннәр иде. Алар районда иң зур җир биләмәсенә хуҗа булсалар да кыр эшләрендә алдынгылыкны бирмиләр. Хуҗалыкның заманча эшләнгән өч чәчү комплексы тәүлек буена кырдан кайтып керми. Иң егәрлекле "Челенджер" тракторының чәчү комплексын орлык һәм минераль ашлама белән Илнар Кәримов һәм...
-
Сабан туе көне билгеле
Район башлыгы карары нигезендә, район сабан туе һәм Бәтке, Биектау, Олы Солтан, Бирдебәк, Күки, Юлсубино, Шетнево Тулуш, Югары Тегермәнлек авылларында узачак сабантуй бәйрәмнәре 7июнь көнендә узачак. Ә калган авылларда сабантуйлар 8 июнь көненә билгеләнде. 7 июнь көнне Алан-Полян авылында "Симек" бәйрәмен, Урахча һәм Кульга авылларында механизаторлар көнен, Шомырбашлылар исә 12...