14 декабрь 2017 яңалыклары
-
Путин: Татарстанны яратам, анда минем дусларым күп
Ил җитәкчесе матбугат конференциясендә тел мәсьәләсенә ачыклык кертте. 13:40 (Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә тел мәсьәләсендә кискенлек юк. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Мәскәүдәге зур пресс-конференциядә белдерде. "Минемчә, милли мәсьәләдә бернинди кискенлек юк. Телгә кагылышлы сорау - бер генә максатка юнәлгән - Россия Федерациясенең кай җирендә яшәвенә карамастан, балаларның...
-
Әнисен хастаханәгә йөртергә җайлы булсын өчен 10 ел буе юл төзегән
Куженерский районының Соловьи авылы кешесе Степан Эльтеров ун ел буе үз авылына юл салган.
-
Россиядә машина йөртүченең канында алкогольнең яңа чик нормасын кертәләр
Дәүләт Думасы машина белән исерек хәлдә идарә иткән өчен җаваплылык кертү турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итте. Россиядә машина йөртүченең организмында алкоголь күләменең рөхсәт ителгән яңа чик нормасы кертелә. Ул бер литр канда 0,3 грамм тәшкил итә. Дәүләт Думасы әлеге закон проектын беренче укылышта кабул итте, дип яза «Коммерсантъ»....
-
Равил Шәрәфиев: Көн саен нәрсә эшләргә тырыша
Иртән эшкә килгәндә Г.Камал исемендәге театр артисты Равил Шәрәфиев белән бер автобус маршрутына туры килдек. Чаңгылар тоткан мәшһүр артист ике тукталыш арасын гына барды автобуста, Горький паркында төшеп тә калды. Шул арада Равил абый белән селфи ясарга һәм кыска гына әңгәмә оештырырга да өлгердек. "Мин чаңгыда гомер буе шуам, дисәм...
-
Хушлашып китте
Ул туып, атна-ун көн узуга, аның әнисе югалды. Күзләре ачылып, йөри башлаган гына көннәре иде әле.
-
Вазыйх Фатыйхов:Джигарханян байлыгы сиңа кирәкме? Ә миңа юк
Телисеңме . теләмисеңме , буш вакытың булды исә телевизор пультына ябышасың. Иң кызыгы. бәлкем кызганычыдыр шунда, нинди генә каналны ачсаң да артистлар гайбәте, интрегалы язмышлар, сенсация, үтереш, атыш, эротик күренешләр?
-
Вазыйх Фатыйхов: Харап итте бабай акчасы
Күптән түгел генә бер юбилей табынында утырырга туры килде. Күзем ничектер бертуганнарның табынның төрле почмакларында, төрле өстәлләрдә утыруын шәйләп алды. Чыннан да ни булган матур гына күреш- багыш итеп яшәгән дүрт бертуганга.
-
Балык Бистәсе бадминтончылары өметләрне акладылар
9-10 декабрь көннәрендә Казанның бадминтон үзәгендә "Татарстанның бадминтон өметләре" ярышларының дүртенче этабы булып узды. Анда республикабызның 24 район, шәһәрләреннән 370 яшь бадминтончы катнашты. 2006-2007елгы, 2008 елгы һәм яшьрәк спортчылар ялгыз, парлы, парлы катнаш разрядларда көч сынаштылар. 2008 елгы һәм яшьрәк укучылар арасында Балык Бистәсе 2 мәктәбе укучысы Рушан Хәбибуллин турнирның...
-
Инвалид балалы әти-әниләр салымнан азат ителә
Казанның инвалид балалы әти-әниләре физик затлар милкенә булган салымнан азат ителде. Тиешле карар бүген XXII Казан шәһәр думасы утырышында кабул ителде. Бу хакта "Татар-информ" яза. Физик затлар милкенә булган салым җирле санала һәм ул тулаем муниципалитет бюджетына керә. Ташламалы салым практикасы бүгенге көндә Волгоград, Уфа һәм Красноярскида эшләп килә, дип...
-
“Акча артыннан куып, үләр хәлем юк әле”
Коммуналь хезмәтләргә түләргә барган идем. Әле иртә булуга карамастан халык мыж килеп, умарта кортларыдай гөжләп тора. Барысы да тормыш авырлыгыннан, һәрнәрсәгә бәяләр артудан, счет-фактурада ай саен диярлек яңа графа өстәлеп, бәяләрнең туктаусыз үсеп торуыннан зарлана, бер-берсенә эчләрен бушаталар. Әйтерсең лә, шәһәрнең барлык фәкыйрь-хәерчесе монда җыйналган. Чынлап та, зарланмаган бер кеше...
-
Балык Бистәсендә аккумулятор караклары капты
Угры,карак дигәнең караучысыз калган мал-мөлкәтне карап кына йөри инде. Менә берничә ел республикада, шул исәптән безнең районда йөк автомобильләреннән, авыл хуҗалыгы машиналарыннан аккумуляторлар салдыру очраклары артты. Ә аларның уртача бәясе 10-15 мең сум тирәсе. Ярты бәясенә генә урнаштырсаларда, никадәр "файда". Ноябрь ахырында безнең районда аккумуляторлар "аяклану"ның өч очрагы теркәлде. Төнге...
-
«Хәзер дә әтиемне сагынам, ул миңа бик якын кеше иде» — Лилия Мәхмүтова (ӘҢГӘМӘ/ВИДЕО)
Тинчурин театры актерлар династиясенең күплеге белән мактана алмаса да, данлыклы Мәхмүтовларны бөтен татар халкы белә. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова һәм Татарстанның халык артисты Хәлил Мәхмүтовларның кызлары Ләйсән белән Лилия дә сәхнә йолдызлары. Татарстанның атказанган артисты Лилия Мәхмүтовага быел 50 яшь тулды. Әлеге уңайдан Лилия intertat.tatar электрон газетасына...
-
Балаларны сатып, Мәскәүдә фатир алган
Кечкенә генә өйнең урам капкасын ачу белән, безне тәбәнәк буйлы олы яшьтәге хатын каршы алды. - Сердәш! Синме бу? - дип, минем белән кергән Наҗияне кочаклап алды ул. Алар бер-берсенә шулай эндәшәләр икән. Сердәшләр бер шәһәрдә туып, бер мәктәптә укып, бергә уйнап үскән яшьтәшләр. Сөйләшү чәй өстәле артында дәвам итте....
-
«Акчаны эшләп алалар аны»
Лилия Әмирен кочагына алган килеш утыра да утыра. Караватына салырга курка - бала тагын ютәленә буылачак. Тәненең кайнарлыгы Лилиянең кулын пешерә кебек. Градусник куярга да курка - кырыкка менгәндер инде, Ходаем... Дару төймәсен төеп эчерергә маташкан иде, кая ул! Алты ае да тулмаган сабый бит, ничек аңлатасың аңа ни эшләргә...
-
«Акылдан язам бугай мин: теге дөньядан телефоныма хәбәрләр килә башлады»
Беркөнне шулай бер танышым шалтыратты. «Акылдан язам бугай мин. Теге дөнья дигәннәренә ышанмас җиреңнән ышанырсың», - ди бу. Аннары тавышын киметә төшеп, пышылдауга күчеп: «Телефоныма «теге»ннән хәбәрләр килә башлады бит», - дип өстәде.