12 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Эшләүче пенсионерларга пенсия түләү турында Россия Пенсия фонды аңлатма бирде
Гамәлдәге закон нигезендә, социаль пенсия түләү бары тик эшләмәүче һәм тиешле стажы булмаган гражданнарга гына каралган.
-
Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылының хөрмәтлесе
Күптән түгел Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте Балык Бистәсе район мөхтәсибәте җирле Мөселман дини оешмасы низамнамәсенә таянып, районыбызның данлыклы абыстайларына вәкаләтләрен раслый торган шәһадәтнамәләр тапшырдылар. Районыбызның зур авылларыннан берсе булган Югары Тегермәнлек авылының хөрмәтле абыстае Рауза Гаяз кызы Габдрахманова да аңа ия булды.
-
Җырларга яратучыларны «Казанның иң әйбәт тавышлары» проекты кастингына чакыралар
25 ноябрьдә Ленин исемендәге мәдәният йортында күпмилләтле беренче ачык музыкаль проект башлана.
-
Балык Бистәсе Яңа Арыш урта мәктәбе укучылары арасында шигырь уку буенча конкурс узды
Шушы көннәрдә авыл китапханәсе һәм Яңа Арыш урта мәктәбе укучылары Муса Җәлилнең шигырьләрен сәнгатьле уку буенча конкурс үткәрде.
-
Балык Бистәсе Трой-Урай авылында яшәүче комсомол елларындагы хатирәләрен еш искә төшерә
Трой-Урай авылында яшәүче Анастасия Тимофееваның хәтерендә комсомол елларындагы хатирәләр күп сакланган. Үткән еллар кешене тышкы яктан гына үзгәртә, ә асылы элеккечә кала. Ул әле дә үзенә хас булган кыюлыгын, шаянлыгын югалтмаган.
-
Татарстанга кайчан кыш киләчәк?
КФУ профессоры Юрий Переведенцев якын көннәрдә республикада һава торышы турында сөйләде.
-
Балык Бистәсе 2 нче мәктәбе педагог-оештыручысы, “Бердәмлек” иҗтимагый балалар оешмасы җитәкчесе финалда отты
Күптән түгел “Идел” яшьләр үзәгендә балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмаларының лидерлары һәм җитәкчеләренең “Ел лидеры-2018” республика конкурсының соңгы этабы узды. Ул Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре буенча министрлыгы һәм төбәкара иҗтимагый оешма тарафыннан оештырылды.
-
Балык Бистәсе районы хуҗалыгында һөнәренә хыянәт итмәгән агроном Газизҗан
Алар өч классташ (Тегермәнлек егетләре), барысы биш райондаш Казан авыл хуҗалыгы институтын бер вакытта тәмамлыйлар. Шунысын ассызыклап узу мәслихәттер, бишесе дә районга тугрылык күрсәтеп матур тарихи эз калдырды алар. Араларыннан Фәрит Ситдиков дистә еллар дәвамында элеккеге “Береговой” хуҗалыгының агрономы вазыйфасында, соңрак муниципаль хезмәткәре буларак куйган хезмәтләре белән дәрәҗәләнде. Хәмәтгазиз Касыймов исә хезмәт елларын агрономия белән бәйләп матур юл үтте. Вера һәм Виктор Емельяновларның район хакына куйган хезмәтен шулай ук югары бәяләми мөмкин түгел. Виктор үз вакытында “Кульга” хуҗалыгының терлекчелек тармагында ясаган революцион яңалыклары, кылган гамәлләре белән республикакүләм танылулар алды. Кыскасы, барысы да институт дипломын аклап яшәде алар. Ә бүген сүзем курсташларның бишенчесе- Газизҗан Ханов турында.