12 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
2017 елда Татарстанда сырхауханәләрне капиталь ремонтлау 4 миллиард сумга төшкән
Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттәге 75 медучреждениедә ремонт эшләре бара.
-
Балык Бистәсе Масловка авылында хоккей буенча иптәшләрчә очрашу булды
Кышкы каникуллар чорында Масловка мәктәбе физик тәрбия укытучысы Н. Нәфыйгуллин алкалы хоккей буенча мәктәп командасы һәм Рус Әшнәге авылы җыелма командалары арасында иптәшләрчә ярыш уеннары оештырды.
-
Синоптиклар гыйнвар, февраль, мартта нинди һава торышы фаразлый
«Татар-информ» агентлыгы салкыннар кайчан башланасын, христиан бәйрәмнәренә (Крещение) көчле суык буламы-юкмы икәнен, якындагы араларда табигать нинди сюрпризлар китерәсен белеште.
-
Бавырыңны сакла!
Дәваланырга яратабыз да соң инде! Чүт кенә берәр җиребез чәнчеп алдымы, дару кабарга ашыгабыз. «Дару» сүзенең грекчасы «агу» дигән сүз икәнен бик сирәк кеше генә белә. Теләсә кайсы даруга кушып бирелгән инструкция кәгазен игътибар белән укып чыксаң, күп кенә даруларның безгә ярамаган хикмәте барлыгы ачыкланыр.
-
Татарстанда гаиләдә туган тәүге балага беренче тапкыр пособие бирелде
Пособиены Балтач районы Сизнер авылыннан яшь әни Юлия Тарасова алды.