8 март 2018 яңалыклары
-
Хөрмәтле автомобиль йөртүче гүзәл затларыбыз!
Хөрмәтле автомобиль йөртүче гүзәл затларыбыз! Сезне балык Бистәсе районы ЮХИДИ инспекторлары исеменнән, язның тәуге бәйрәме-Халыкара хатын кызлар көне белэн тәбрик итәбез! Сезнең тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, якыннарыгызның күңел жылысы һәм игьтибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде! Барасы юлларыгыз имин һәм тыныч булсын!
-
Йомышыңны йомышлагач, кеше ялкытып утырма, ата үтүк тоттырып чыгарып җибәрерлек булмасын. Ата үтүк тарихы (Люция Әблиева)
Автор: Люция Әблиева Люция Әблиеваның "Ата үтүк тарихы" дигән хикәясен тәкъдим итәбез.
-
Без дә авылны якламасак, кем яклар? Кукмара эшмәкәре 70 авылдашына эш урыны булдырган
Автор: Динә ШӘМСЕТДИНОВА Фото: Расих Фәсхетдинов Эшмәкәр Фәнис Хәмәтдинов Кукмара районының берничә авылында ипи һәм кондитерлык продукциясе җитештерә башлаган. "Татар-информ" хәбәрчесенә ул арендага алынган сарайдан һәм гаражга урнаштырылган җиһазлардагы пекарнядан башланган эшнең ни рәвешчә көненә 150 тонна продукция җитештерә торган зур бизнеска әйләнүе турында сөйләде.
-
М.Мәһдиев истәлекләреннән: "Татарның язучысы, композиторы, галиме бар, әмма... Гафу итегез, җиде-сигез миллионлы халыкның зыялысы юк"
Автор: Гөлназ ӘХТӘМҖАНОВА әзерләде Фото: http://tatar-congress.org Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күренекле язучысы, галим, әдип Мөхәммәт Мәһдиевнең төрле елларда татар матбугатында чыккан әңгәмәләреннән өзекләр тәкъдим итәргә булдык. Бүгенге вазгыятьтә татар кешесенә аның фикерләре кирәктер шикелле. "Татарстан яшьләре" газетасы, 1992 ел, 14 март. Р. Сабыр әңгәмәсе Р. Сабыр: "Мәһдиев...
-
Фәния Хуҗахмәт: намаз укыган кешенең аягы да бик бай кешенең битеннән чистарак була
Бабай әйтә: "Хәзерге яшьләр яклау эзли. Яшьләр дин белән кызыксына, мавыга... Ә менә минем үземнең, өлкән кеше буларак, дингә кайтуым икенче төрлерәк, үткәннәр турында уйлану рәвешендә бара, чөнки, олыгая барган саен, тормыш мәгънәсе турында күбрәк уйланасың бит. Нормаль кеше иртәме, соңмы дингә килә. Ул аңа килми кала алмый..."
-
Фирдүс Тямаев: Берәрсенең ыштанын салып биегәне бармы, әллә берәрсе чыгып сүгендеме? (ӘҢГӘМӘ)
Фирдүс Тямаев татарда бүген иң күп тәнкыйтьләнүче һәм иң күп эшләүче җырчыларның берсенә әверелде. Аның эстрададагы үзгәрешләргә, соңгы вакыйгаларга карата үз фикере, карашы бар. Ел башында җырчы 35 яшен юбилей дип игълан итеп, гастроль турын башлап җибәрде. Әңгәмәдә ул тамашачы җыю серләре белән бүлеште, борчыган проблемалары хакында сөйләде. - Мин...
-
Филүс Каһиров: “Бүген мин алып килүче дә, алып баручы да”
Самараларга мин гел барам, Гел барам, гөлләр алам. Таң йокысы татлы була, Шунда да уйлап алам, - дип, "Иделләре-күлләре" җырын бозып җырлаган Филүс Каһировны Самара тамашачысы яратмый нишләсен инде. Шундый дәрт, шундый моң, тавышының күпкырлылыгы, тирәнлеге һәм киңлеге бу кичне барыбызны да моң өермәсенә төреп, татар сәнгате, татар шигърияте дөньясына...