6 июль 2017 яңалыклары
-
Шәледә узачак "Ефәк юл"га Казаннан бушлай автобуслар йөриячәк
Татарстан башкаласыннан автобуслар ярты сәгать саен кузгалыр, дип көтелә.
-
Балык Бистәсендә 7 июльдә һава торышы
gismeteo.ru чыганакларына караганда көн болытлы булачак. Һава температурасы көн дәвамында +14 +17 градуслар тирәсендә булачак. Җилнең юнәлеше көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка авышучан. Көндезге сәгатьләрдә яңгыр явуы көтелә. Атмосфера басымы терекөмеш баганасының 731мм.тәшкил итә. Һаваның дымлылыгы 90 % тирәсендә. Барыбызны да алдагы көннәрдәге һава торышы нык кызыксындыра. gismeteo.ru чыганакларына карап шәрехләсәк Питрау көне...
-
Татарстанлы Дубайда алты авто катнашындагы зур авариягә эләгүен ВИДЕОга төшергән
Түбән Кама телерадиокомпаниясе хәбәр итүенчә, Дубайда Түбән Кама кешесе кисәк кенә тормозга басып, "домино" тәртибендәге авария ясалуга сәбәпче булган. Барлыгы алты машина зыян күргән.
-
Балык Бистәсе Сабантуенда бүләкләнүчеләр арасында тамырлары Балтач авылыннан булганнар да бар
Татарстан Дәүләт Советының Рәхмәт хаты Эльмира Зыятдинова - Юлсубино авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Россия Федерациясе спорт министрлыгының Рәхмәт хаты Рафик Мөхәммәтшин -балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең көрәш буенча тренеры Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Почет грамотасы Мөрсалия Шәйдуллина - Балык Бистәсе үзәк хастаханәсе участок табибы шәфкать туташы Балык Бистәсе районының милли ризыклар...
-
Нәрсә яхшырак: мәдрәсә төзүме, Хаҗ кылумы? Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җавап бирә
"Минем кече Хаҗ кылырга дип калдырган дип калдырган акчам бар. Өемнән ерак түгел мәдрәсә төзиләр, ләкин аны төзеп бетерер өчен акчалары җитми. Бу акчаларны мәдрәсә төзелешенә бирергә кирәкме, әллә Хаҗга барыргамы?" Бу сорауга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җавап бирә: - Әлбәттә, Хаҗга барырга кирәк. Ябык мәчетне күрү, анда намаз...
-
Судка мөрәҗәгать итү Балык Бистәсендә генә башка түгел
Кеше үз гомерендә никадәр генә проблемаларны читләтеп үтәргә теләсә дә кайвакыт үз мәнфәгатьләрен суд аша якларга мәҗбүр була.
-
Канаданы Балык Бистәсенә алыштырдылар
Дистә еллар элек районыбызга ерак Канададан терлекләр кайтарылгач күпләр моңа, "бездә яшәп китә алмаслар алар", дип шикләнеп караганнар иде.
-
Балык Бистәсе хуҗалыкларында "йөкне җигелеп тарткан" җитәкче
Соңгы елларда ул бистәнең Чулман яры буендагы заманча яңартылган ял паркына еш төшә, карашын еракка төбәп утыргычларында утыра, физик күнегүләр тренажерларында да шөгыльләнеп алырга өлгерә. Аннак салмак кына кайтыр юлга, үргә таба атлый башлый.
-
Балык Бистәсе судомодельчеләре ярышларда сынатмады
Әлмәт шәһәрендә судомоделизм спорты буенча Бөтенрәсәй ярышлары узды.
-
Балык Бистәсе районы аша узучы “Ефәк юл” Халыкара ралли ярышында легендар узышчыларны күрә аласыз
"Ефәк юл" Халыкара ралли бәйгесе 9 нчы июль көнне безнең район аша узачак.
-
Балык Бистәсе“Шакиров” фермерлык хуҗалыгы савымчысы потлап сөт сава
Тәб. Чаллы авылыннан "Шакиров" фермерлык хуҗалыгы савым остасы Гөлфия Хисамиева 9 нчы сыйныфын тәмамлагач әнисе Гөлсара апа янына фермага эшкә килә.