6 февраль 2014 яңалыклары
-
Гимназиялеләр беренче
Күптән түгел "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында районның гомум белем бирү мәктәпләре арасында волейбол буенча ярышлар булып узды. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (ДЮСШ) оештырган бу бәйгедә барлыгы 20 команда катнашты. Балык бистәсе гимназиясе яшь волейболчылары беренче урынны яуладылар. Икенче-өченче урыннарны Олы Елга һәм Шомбыт мәктәпләре командалары бүлештеләр. Ярышны оештыручылар, уенчылар спонсорлык ярдәме күрсәткәне...
-
Канат куеп безне очырдың
Ел саен Балык бистәсе гимназиясендә ветеран укытучылар, элекке укучыларны бергә җыйнап, күңелле очрашу оештыру матур бер традициягә әйләнде. 1 февраль көнне гимназия янәдән үзендә канат ярган укучыларны җыйды. Залның халык белән тулы булуы ук чыгарылышлыларның гимназияне онытмауларын күрсәтте. Бу укытучыларга хөрмәт тә, шул ук вакытта элеккеге сыйныфташларның бер-беренә булган ихтирамы...
-
Ул халыкның йөрәк мае
Рус Әшнәге авылы кешеләре белән озак еллар дәвамында үзара аңлашып яшәүче фельдшер Илсөяр Абдуллинаны районда күпләргә үрнәк итеп куярга мөмкин. Уку йортын тәмамлап кайткач бирегә аны эшкә билгелиләр. Менә 30 елга якын инде ул үзенең балалык елларында ук сайлаган һөнәренә тугрылыклы калып авыл кешеләренә хезмәт күрсәтә. Хезмәттәшләре дә, авыл җитәкчеләре...
-
Нәтиҗәле эшлиләр
Район пенсия фонды идарәсенең узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган җыелышында Республика пенсия фонды оешмасының Казначейлык бүлеге башлыгы Елена Сафронова, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рашат Хәбибуллин һәм район үзәгендәге кайбер оешма, учреждение җитәкчеләре катнаштылар. Җыелышта агымдагы елда башкарылачак бурычлар кабул ителде. Әлеге җыелыштан тулырак мәгълүматлар белән газетабызның киләсе санында...