2 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Балык Бистәсе районы үзәге Чыршы бәйрәменә 51 ел рәттән бер Кыш Бабай килгән
Район мәдәният йортында эшләүче Анатолий Автономов инде 51 елын район үзәк чыршысына Кыш Бабай ролендә килә икән.
-
Игьтибар: тегермәнлеклеләр кунакка чакыра, Галәүләр чишмәсенә
Сез әлегә кадәр гаиләгез белән тау шуар өчен, шулай ук кышкы чишмә буена төшеп, андагы матурлыкка сокланыр өчен вакыт тапмаган булсагыз, күңелегезне төшермәгез, моның өчен нәкъ менә вакыты килеп җитте.
-
Иртәгә Балык Бистәсе районы Балтач авылында Кыш Бабайны көтәләр
Иртәгә , ягъни 3 январь көнне, Юлсубино мәдәният йортында мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм барлык укучылар өчен Чыршы бәйрәме үткәрелә.
-
Мөхәммәт Мәһдиевнең «Бәхилләшү» повестеннан өзек
"Ипи салганда, өй җылынсын өчен каен, имән шәп. Ну аларны мунчага ягарга ярамый, исе чыгуы бар. Мунчада ис тисә - беттем диген. Аңа дару бер генә - бозлы миләш. Ә миләшнең бозлысын каян аласың ел тәүлегендә? Мунча өчен иң әйбәте - кара чыршы. Шартлый-шартлый яна, күмере куәтле була. Мунчаны бит...
-
Россия Герое Марат Әхмәтшинның хатыны Гүзәл: «Аның белән 14 ел яшәдем, һәр көнем тулы бәхеттә үтте»
Сүриядә батырларча һәлак булган 35 яшьлек казанлы Марат Әхмәтшинга Россия Герое исеме бирелү турындагы хәбәр киң җәмәгатьчелеккә җиткерелмәде. Шулай да бу көннәрдә каһарманнарга багышлап узган чараларда аның исеме еш телгә алынды. Казанның ул укыган 113 нче мәктәбендә дә капитан Марат Әхмәтшинны искә алу чарасы узды. Моңа кадәр батырның гаиләсе, аның...
-
Балык Бистәсендә 3 гыйнварда һава хәле торышы.
Көн болытлы булачак. Көн дәвамында җиңелчә кар яву ихтималы бар. Һава температурасы -1 градустан көн дәвамында - 6 градуска кадәр төшәчәк. Җилнең юнәлеше көнбатыштан кичкә таба төньяк-көнбатышка авышучан. Атмосфера басымы терекөмеш баганасының 734 мм.тәшкил итә. Һаваның дымлылыгы 89 % тирәсендә. Чыганак: gismeteo.ru
-
Балык Бистәсенең балалар иҗаты үзәгендә чыршы бәйрәме узды
Светлана Кутлина фотолары.
-
Ир белән хатын үтәргә тиешле ун алтын кагыйдә
Күп кенә мөселманнар кавышкач никахның ни икәнлеген онытып җибәрәләр. Шуның аркасында гаиләләр таркала, балалар ятим кала. Ә гаеп, әлбәттә, атта да, тәртәдә дә була. 1. Бер-береңә карата игътибарлы булу. Күп очракта ир белән хатын бер-берсенә дошманга караган күк карый. Ир-ат үзен диктатор буларак күрсәтә, ә хатын-кыз гел нәрсәдәндер канәгатьсезлек белдерә...
-
WhatsApp эшләүдән туктаячак?
WhatsApp ның иске гаджетларда эшләве туктаячак.
-
Балык Бистәсе районыннан ике мастер 100 әр мең сумлык грант оттылар
2014- 2020 елларда Татарстан Республикасында фән һәм мәгариф үсеше" конкурсы кысаларында Балык Бистәсе агроколеджының производствога өйрәтү буенча мастерлары Александр Бахтияров һәм Наталья Володина 100 мең сумлык гранка ия булдылар.
-
Выплаты страховых возмещений клиентам «ИнтехБанка» начнутся 12 января
АСВ выбрало три банка-агента: ПАО «Сбербанк», ВТБ 24, ПАО «Ак Барс» банк. Выплата страховых возмещений вкладчикам «ИнтехБанка» начнется 12 января 2017 года, сообщает департамент общественных связей Государственной корпорации «Агентство по страхованию вкладов». Деньги можно будет забрать в отделениях трех банков-агентов: ПАО «Сбербанк», ВТБ 24, ПАО «Ак Барс» банк. «3 банка-агента...
-
Балык Бистәсе районында һәр ике гаиләнең берсе интернеттан файдалана
Бүгенге көндә районда интернеттан файдаланучы гаиләләрнең саны 4340 ка җитте. 3360 хуҗалык исә кабель телевидениесеннән файдалана.
-
Кыш Бабай Балык Бистәсенең сөйкемле балаларын обьективына эләктергән
Яңа ел бәйрәмендә Кыш Бабайларның берсе бәйрәмгә килгән балаларны фотога төшере йөрде.