1 апрель 2014 яңалыклары
-
Остазның күргәзмәсе
Район туган якны өйрәнү музеенда балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Фәния Якупованың шәхси күргәзмзәсе ачылды. Остазның анда табигать күренешләре, графика, агачка бизәк төшереп һәм ефәкне бизәп эшләгән кул эшләре урын алган. Фәния күп еллык тәҗрибәсе булган укытучы гына түгел, менә дигән сәнгать остасы да. Ул кече яшьтән балаларның сәләтләрен ачып, алар...
-
Язгы чакыру башланды
Россия Президенты Указы белән 1 апрельдән 18 яшьтән 27 яшькә кадәр булган гражданнарны хәрби хезмәткә язгы чакыру башланды. Безнең районнан 70 кә якын егет республикабыз шефлык итә торган Үзәк, Көнбатыш хәрби округларында, шул исәптән Севастопольдә хезмәт итәчәкләр.
-
Читтә дә хөрмәтләнәләр
Без аларны тере тарихыбыз буларак онытырга хакыбыз юк. Мәгъфүрә апа Вәлиевага шушы көннәрдә 95 яшь тулды. Ул районыбызның Биектау авылында ишле гаиләдә өченче бала булып дөньяга килгән. Хезмәт юлын дүртенче сыйныфны тәмамлагач Котлы Бөкәш авылында китапханәче булып башлый. Аннары элемтә бүлегендә телефончы хезмәтен башкара. 1939 елда ул Күгәрчен авылы егете...
-
Акланган ысул өстенлек итә
Масловка авылы машина-трактор паркында да, яз якынлашуын белдереп, чүкеч тавышы, җанлылык көнозын тынып тормый. Элеккеге еллардан үзгә буларак, хәзер эшләүче хезмәткәрләр соңгы нәтиҗәләр һәм хезмәт җитештерүчәнлеге хакында күбрәк уйлый. Чөнки хәзер ремонт эшләрен язгы чәчүдә катнашучы механизаторларның үзләренә йөкләгәннәр. Биредә аларның барысы да бай тәҗрибәгә ия. Һәркайсының иңендә 30-35 еллык...
-
Тагын бер укучыбызның җиңүе
Россия Ислам университеты тарафыннан оештырылган "Илаһи моң" исемле фестиваль кысаларында үткәрелгән "Татарларда ислам культурасы нигезләре һәм тарих буенча фәнни-эзләнү эшләре" регионара конкурсында районыбыз мәктәпләреннән дә катнаштылар. Югары Тегермәнлек мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Назим Закиров беренче урынга лаек булды. Булдырасың Назим!
-
Заман сулышында сулый ул
Анатыш авылы фермерлары Талаковлар үз хуҗалыкларын күпләрне сокландырырлык итеп көйле алып баралар. Үз эшен шактый соңрак башласа да Владимир Талаков үзенең тырышлыгы белән инде районда танылып та өлгерде. Ул фермерлык хуҗалыгын берничә баш терлек белән башлап җибәргән иде. Элеккеге колхозның ташландык ике ферма бинасында бүген аның эшләре гөрләп бара. Беренчесендә...
-
“Йолдызлык”та безнең йолдызчыклар
21-22 март көннәрендә Мамадыш шәһәрендә "Созвездие-Йолдызлык" телевизион эстрада сәнгате яшьләр фестиваленең зона этабы булып узды. Анда быел да безнең яшь талантларыбыз матур балкыдылар. Хореография номинациясенең кече группасында "Камские звездочки" коллективы-беренче, "Рапсодия" биючеләре икенче урыннарны алдылар. Шул ук номинациянең урта группасында "Рапсодия"-беренче, "Камские звездочки" икенче урынга лаек булды. Вокал-соло номинациясендә София...
-
Кыйбласына тугрылыклы калган ул
Татьяна Макарова балачагында табиб булып, гомер буена райондашларын дәваларга хыялланып үсә. Тик тормыш кануннары аңа үз төзәтмәләрен кертә. Балык бистәсендә ишле гаиләдә үскән кыз урта мәктәпне тәмамлагач укырга керү уе белән Казан шәһәренә юл тота. Ерак туганнарына туктала ул. Тик алар аннан укырга керүен кичектереп торуын сорыйлар һәм шәһәрнең Вахитов...