1 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
ИлСаф: «Кыш бабайдан акча сорар идем»
- Әгәр дә Кыш бабай чынлап та булса һәм аннан нәрсә дә булса сорарга яраса, мин акча сорар идем.
-
Кыш бабай 3 миллион хат алган
2017 елда "Россия почтасы" Кыш бабай резиденциясенә халыктан килгән 3 миллионнан артык хат һәм открытка тапшырган. Кыш бабайга махсус атап язган хатлар өчен почта бүлекләрендә махсус почта тартмалары урнаштырылган булган. Яңа ел алдыннан Россиянең төрле төбәкләрендә 300дән артык шундый тартма куелган. http://Фото sdelanounas.ru http://shahrikazan.com/news/kyiskacha-ya%D0%A2%D0%88alyiklar/kysh-babay-3-million-khat-algan
-
Россиядә бензинга акцизлар 1 гыйнвардан артты
Бүгеннән бишенче класслы бензинга һәм дизель ягулыгына акцизларның бәясе күтәрелде.
-
Пенсияләр 4 гыйнвардан түләнә башлый
Пенсияләрне китерү хезмәте гыйнвар пенсияләрен 4 гыйнвардан башлап, график буенча тапшырачак, шул исәптән ял һәм бәйрәм көннәрендә дә.
-
ӘБРИ ХӘБРИЕВКӘ ЯҢА ЕЛНЫ СЫРХАУХАНӘДӘ КАРШЫЛАРГА ТУРЫ КИЛГӘН
Популяр тамада Әбри Хәбриевнең Инстаграмда баласы авыруы турындагы хәбәре беркемне дә битараф калдырмады. Әбри (Данияр) Хәбриев Яңа ел сәгатьләре сугуга бер сәгать кала ДРКБда чират көтүе турында хәбәр итте. "Интертат" хәбәрчесенә әйтүенчә, баласының хәле авырайган булган - йөткергән, температурасы күтәрелгән. Табиблар кабул иткәч, Данияр, битараф булмаган дусларына һәм танышларына рәхмәтен...
-
Балыкбистәлеләр ,4нче гыйнвар көнне чана шуа барабыз
Сез әлегә кадәр гаиләгез белән тау шуар өчен шулай ук кышкы чишмә буена төшеп, андагы матурлыкка сокланыр өчен вакыт тапмаган булсагыз, күңелегезне төшермәгез! Моның өчен нәкъ менә вакыты килеп җитте. 4нче гыйнвар көнне Югары Тегермәнлек авылына чана шу барабыз. фото Голчэчэк Газизовадан.
-
Балык Бистәсенең Югары Тегермәнлек авылының Борахау урам халкы менә ничек Яна Елны каршылады
Менә ичмасам бәйрәм!!!
-
Нигә аңа өйләнәсең, ике күзе дә сәламәт кызлар җитәрлек бит...
Фәния апа белән Гасыйм абый Һадыевлар - Сосна авылының иң абруйлы кешеләре. Гаилә башлыгы (83 яшьтә) өздереп тальянда уйный, хуҗабикә (82 яшь) матур итеп җыр суза, бии.
-
Шәмси Закиров: “Хатыныма чиста мәхәббәт белән генә түгел, “по расчету” өйләндем”
Татарстанның атказанган артисты, "Мунча ташы" эстрада театрын оештыручы, аның элеккеге җитәкчесе, Шәмси Закирны Биектау районы Чыршы авылында эзләп таптым. Казаннан ярты сәгатьлек кенә юл бирегә. Табигатьнең гүзәл бер почмагында урнашкан авылда хатыны Галия апа белән күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшәп ята алар. Дөресрәге, җәйләре шушы авылдагы йортларында үтсә, кышын Казандагы фатирларына кайталар...
-
ЯҢА ЕЛНЫ АЛДАН БИЛГЕЛӘП ҮТӘ БАШЛАГАН 51 ЯШЬЛЕК ИР ӨЧЕН БӘЙРӘМ ФАҖИГАЛЕ ТӘМАМЛАНГАН
Башкортстанның Баймак районында яшәүче 51 яшьлек ир Яңа елны алдан ук бәйрәм итә башлаган. 29ы көнне ул аягында йөри алмаслык дәрәҗәгә җитәрлек эчә һәм урамда егылып йоклап китә. "Шестеркада"гы 17 яшьлек егет аны күрмичә таптата. Егет һәм аның пассажиры шунда ук ирне өенә илтәләр. Әмма 30 декабрьдә ир һәлак була...
-
Алдагы өч тәүлектә аязучан болытлы һава, урыны белән кар явуы көтелә
1 гыйнварда көндез һава торышы - 2..- 7 градусны тәшкил итәчәк.
-
КАЗАН АЭРОПОРТЫННАН КЕШЕЛӘРНЕ ЭВАКУАЦИЯЛӘДЕЛӘР
Билгесез кеше шалтыратып, бомба булуы турында хәбәр итү сәбәпле, аэропорттан кешеләрне эвакуацияләделәр.
-
2018 елның 1 гыйнвар төнендә татарстанлылар космик “салют”ны күзәтә алачак
Бу - Квадрантиданың метеор агымы, ул 7 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.