Сораштыру: Сезнең өчен Балык Бистәсе нәрсә ул?
"Туган илнең ап-ак карын, салкын кышын сагындым"
Кеше өчен ата-ана иң газиз кешеләр, ә туган-үскән җир иң кадерле, изге урын булып санала. Туган якта үскән таллар да зифа, әреме дә хуш исле, дип юкка гына әйтмиләрдер. Балык бистәсе үзенең матур табигате, күркәм кешеләре белән аерылып тора. Чулман елгасы, аңа агучы кечкенә инешләрендә нинди генә төр балыклар юк. Җир астыннан бәреп чыгучы шифалы чишмәләре генә ни тора. Яшел киңлекләр, кыр, урман һәм елгалар иленә урнашкан Балык бистәсенең күпьеллык тарихы бар. Район шәһәргә якын булуы белән үзенчәлекле. Монда ничә төрле милләт халкы дус һәм тату яши.
Сезнең өчен Балык бистәсе нәрсә ул? Райондашлар фикерен тыңлап узыйк.
Кәдрия Ильясова, өлкән буын кешесе, 70 яшь:
-Унике яшемнән бирле мин Балык бистәсендә яшим. Ул минем туган авылыма әйләнде. Мәктәп еллары, яшьлегем шушында үтте. Биредә тормышка чыгып ике бала үстердем. Йортыбыз да, эш урыным да Чулман елгасы буена урнашкан иде. Елганың һәр ел фасылындагы матурлыгына сокланып яшәдем. Чулман буйлап пристаньга пароход, баржалар, метеорлар йөрүе күңелгә матур хисләр булып кереп калды. Шул вакытларны бигрәк тә сагынам. Су транспортлары йөрмәвенә борчылам. Яр буйларын ял итү өчен бик матур итеп эшләделәр. Киләчәк буын бу гүзәллекне сакласын иде.
Рамилә Хиҗапова, халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәре:
-Районыбызны бик яратам. Биредә мәхәббәтем белән очраштым, бәхетемне таптым. Туксан җиденче елларда Балык бистәсенә килеп урнаштык, үз көчебез белән йорт җиткердек. Яраткан эшем, яхшы хезмәттәшләрем бар. Күршеләр белән дус-тату яшибез. Минем өч бертуганым да район үзәгенә килеп, гаилә корып яшиләр. Безнең якның табигате бик матур бит. Бәтке елгасың Чулманга коя торган тирәлеге безгә якын урнашкан. Балалар шунда кармак белән балык тотарга йөриләр.
Лилия Хамматова, "Березка" балалар бакчасы тәрбиячесе:
-Мин үзем районда туып үстем. Башка җирдә яшәүне күзалдына да китерә алмыйм. Матур табигатьле, чиста һавалы авылымны бернигә дә алыштырмыйм. Торган җиребез тыныч, матур, шәһәрдәге кебек ыгы-зыгы юк. Үз йортыбыз белән яшибез. Бакчада эшләргә яратабыз. Буш вакыт килеп чыгу белән концерт-театрга йөрибез. Җәен елгада көенабыз, кышын бассейнга барабыз.
Камил Вәлиев, ерак юлларга йөрүче шофер:
-Мин 75 нче елларда Әзербайҗан республикасында хезмәт иттем. Шул вакытта туган илнең ап-ак карын, салкын кышын сагындым. Авылга кайтып, карда тәгәрисе килгән чаклар күп булды. Туган илнең кадерен читкә киткәч кенә аңлыйсың икән. Кайткач, Балык бистәмдә төпләнеп калдым. Чулман елгасын бернинди диңгезгә дә алыштырмый.
Гөлназ Галиева:
-Балык бистәсе минем туган йортым, туган ягым. Мин монда тудым, үстем, яшим. Монда минем туганнарым, дусларым яши. Бистәмнең матур бай табигатен яратам һәм сокланам. Халкы да эшчән аның. Туган ягым көннән-көн үсә, төзекләнә, матурлана. Бу, әлбәттә, шатландыра мине.
Туган илдә җирне, табигатьне, хезмәтне яраткан кешеләр кала. Читкә китүчеләр дә туган якларын сагынып яшиләр.
Гөлназ Зарипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев