«Җир законнары таләпләрен үтәмәгән очракта ниниди җаваплылык каралган?
З.Каримов»
Әлеге сорауга җир кузәтү бүлегенең дәүләт инспекторы Илдар Хәлиловтан түбәндәге җавапны алдык.
- Россия ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторлары тарафыннан башкарылган тикшерүләр барышында еш ачыклана торган җир законнарын бозуның берсе - ул авыл хуҗалыгы җирләренең чүп һәм куаклык үләннәре белән каплануы.
Кызганычка каршы, барлык хуҗалык субъектлары да үз участоклары белән туфрак саклау өлешендә җир законнары таләпләрен үтәп кулланмыйлар.
Чүп үләннәре - авыл хуҗалыгы җирләренең уңышлылыгын киметә торган һәм авыл хуҗалыгы җирләренә зыян китерә торган үсемлекләр. Алар туфрактан бик күп туклыклы матдәләр һәм су алалар, чүп үләннәре белән үскән участокта авыру кузгата торган организмнар барлыкка килә, нәтиҗәдә алар авыл хуҗалыгы культураларына зыян сала. Болар барысы да туфракның сыйфаты начарлануына һәм деградациягә китерә. Шуңа күрә, авыл хуҗалыгы культураларының авырулары булмас өчен, туфракның уңдырышлылыгы начарланмас өчен җир участокларын дөрес һәм вакытында эшкәртергә кирәк.
Җирләргә китерелгән зыянны юкка чыгару закон бозучы тарафыннан ирекле рәвештә яисә суд карары нигезендә башкарыла. Җирләрне һәм туфракны җил, су эрозиясеннән саклау, тирә-юнь мөһиткә тискәре тәэсир итүче башка процессларны кисәтү максатыннан билгеләнгән таләпләрне һәм мәҗбүри чараларны үтәмәгән өчен РФ Җир кодексының 8.7 маддәсендәге 2 нче бүлеге нигезендә гражданнарга 20 мең сумнан алып 50 мең сумга кадәр, вәкаләтле затларга 50 меңнән алып 100 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 мең сумнан алып 700 мең сумга кадәр административ штраф салу каралган.
Нет комментариев