Авыл җирендә яшәүчеләрнең шактые бүген үз көнен үзе күреп, шәхси ярдәмче хуҗалыгын үстерү белән мәшгуль. Районыбыз биләмәсендә бүгенгесе көнне 32 гаилә фермасы эшли. Ә ел ахрына кадәр аның саны тагын 11 гә артуы көтелә. Зур хезмәт һәм тәвәкәллек таләп итә торган бу олы эшкә керешү билгеле инде берәүгә дә җиңел...
Рүзәл Габитов (Трой Урай авылы):
-Дүрт ел элек банктан ике миллион сум кредит алып, үземнең гаилә фермамны оештырырга булдым. Ул чакларда 86 гектар җирем дә бар иде. Терлек асрагач азыкны читтән сатып алу бик кыйммәткә төшә. Менә дүрт ел вакыт үтеп тә китте. Бүген Трой Урай авыл җирлеге биләмәсендә гаилә фермам көйле генә эшли. Мөгезле эре терлекләрнең баш саны 150 гә җитте. Баштагы мәлдә ит җитештерү бик популяр иде бит. Әмма мин аны сезонлы эш итеп саныйм. Нәтиҗәсен артык озак көтәргә туры килә. Бәләкәй генә хуҗалыкның да көндәлек чыгымнары зур бит. Шуңа сөт җитештерүне кулай күрә башладым. Бүгенгесе көнне 43 баш савым сыерыбыз бар. Хәзерләүчеләргә бер литрын 21 сумнан сөт сатабыз. Һәр көнне аннан кергән 12-13 мең сум акча әлегә ярап тора. Чәчүлек җирләрнең гомуми мәйданын 250 гектарга җиткердек. Узган ел арпаның һәр гектарыннан 35 цетнер уңыш алдык. Кыш чыгарга җитәрлек печән тупланды. Һәр елны яңа авыл хуҗалыгы техникалары, агрегатлар алуны матур гадәткә керттек. Башлап эшкә алынучыларга, тәвәкәллекне девизлары итеп алырга киңәш бирәм.
Наталья Талакова (Анатыш авылы):
-Безнең әби-бабаларыбыз элек-электән кош-корт үстерүне үз иткәннәр. Шуңа без дә бу юнәлештә эшләргә булдык. Бер ничә ел вакыт эчендә гаилә фермабыз зур популярлык казанды. Район кешеләре генә түгел, инде Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә дә безне беләләр. Иң элек без бина төзеп инкубатор сатып алган идек. 1200 йомыркага исәпләнгән бу инкубаторда узган ел бик күп чебеш-бәбкәләр чыгардык.
Җавапларны Идрис Аметов язып алды.
Бу язманы газетабыздан укый аласыз.
Нет комментариев