Соңгы елларда районыбыз халкы күп товарны интернет кибет аша алдыра башлады.
Болар бары сатучы ирегендә билгеле. Тик менә монда да әле алданучылар саны күбәеп китте. Безгә берәү кыйммәтле телефонга заказ биреп аның урынына куллануда булган нибары 800 сумлык телефон җибәрүләре хакында сөйләде. Бу уңайдан без район кулланучылар хокукын яклау оешмасы белгече Зөлфия Вәлиәхмәтова җавабын урнаштырырга булдык.
-Соңгы вакытларда райондашларыбызның интернет кибете аша иске, кирәкмәс товар алу очраклары күбәеп китте. Бу хәл безне дә нык борчый. Чөнки күпме генә тырышып карасак та алданучыларга ярдәм күрсәтә алмыйбыз. Шуңа күрә товар сайлаганда аны тәкъдим итүче оешманың ышанычлы булуына инанырга киңәш итәр идек. Намуслы сатучы үзе хакында законда каралган барлык мәгълүматларны урнаштыра. Сатып алырга уйлаучы белән үзара килешү төзегәндә товарның сыйфаты, җибәрү вакыты, аның төзеклеге гарантияләнгән булырга тиеш. Мондый сату итүче оешманың тулы юридик адресы һәм товарны тәкъдим итүче сатучының исем-фамилиясен дә күрсәтүләрен таләп итә аласыз. Мондый таләпләргә вак-төяк дип кенә карарга ярамый. Сатучылар хакында элек ул товарны алган кешеләрнең фикерен өйрәнү дә зыян итмәс иде. Сатучы сездә шик уята икән, аннан читләшүегез хәерлерәк. Хөрмәтле райондашларыбызга теге-яки бу сайлаган товарларын кайтарырга килешү төзегәндә үтә сак булырга киңәш итәр идек.
Идрис Аметов.
Фото: http://www.style-and-life.ru/wp-content/uploads/2015/01/img2012071920192478.jpg
Нет комментариев