Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Район газетасы турында ниләр уйлыйсыз?

Без үзебезнең укучыларга аларның "Авыл офыклары" газетасын кайчаннан бирле яздыруы, нинди язмаларга өстенлек бирүе, сайтыбызны карап баралармы, юкмы икәнлеге һәм нинди теләкләре барлыгы хакында сораулар бирдек. Менә нинди җаваплар алдык: Татьяна Сарыкова: -Газетаны инде күптәннән алдырабыз. Барлык язмаларны да укып барабыз. Үзем аш-су рецептлары, бакчачылык буенча киңәшләр укырга яратам. Маргарита...

Без үзебезнең укучыларга аларның "Авыл офыклары" газетасын кайчаннан бирле яздыруы, нинди язмаларга өстенлек бирүе, сайтыбызны карап баралармы, юкмы икәнлеге һәм нинди теләкләре барлыгы хакында сораулар бирдек. Менә нинди җаваплар алдык:
Татьяна Сарыкова:
-Газетаны инде күптәннән алдырабыз. Барлык язмаларны да укып барабыз. Үзем аш-су рецептлары, бакчачылык буенча киңәшләр укырга яратам.
Маргарита Салмина:
-Җирле газетаны минем әти-әниләрем яздыралар иде, үзем дә аңа гел язылам. Яңалыклар, котлаулар укырга яратабыз. Газета аша төрле ярышлар, конкурслар, бәйгеләр хакында беләбез.
Любовь Сычева:
-Мин мәктәптә укытучы булып эшләгәндә, газета миңа тәрбияви эштә нык булышты. Әгәр балалар үзләренең әти-әниләре, туганнарының уңышлары хакында укып барсалар, үзләре дә хөрмәткә, уңышка ирешергә омтылачаклар дип уйлыйм.
Нина Мусина:
-Газетаны минем әнием Фаина Журова алдыра. Аңа инде 90 яшь. Ул газетага чыга башлаганнан бирле языла. Бер язманы да калдырмыйча укып бара. Район хәлләре белән кызыксына. Кайбер язмаларны оныкларына, балаларына укырга киңәш итә. Мин дә ул тәкъдим иткән язмаларны укып барырга тырышам.
Үзем дә мәктәптә эшләдем. Шуңа һәр номерны укып бара идем. Газета сайтын даими рәвештә карап барам, анда үзем дә "Сәламәт бул!" клубы эшчәнлеген яктырткан язмаларымны биреп барам.
Тамара Тюрина:
-Мин газетаның даими укучысы. Китапханәгә 3 экземплярда газета килеп торса да, өйгә дә яздырам. Китапханә хезмәткәре буларак миңа бөтен яңалыкны да белеп торырга кирәк. Һәр номерны кызыксынып укыйм. Укучылар китапханәгә килеп, нинди дә булса язманы табып бирүебезне үтенәләр, номерын белмиләр. Аларны күчемсез милекне рәсмиләштерү, регистрация хезмәте биргән мәгълүматлар, җәмгыяви һәм социаль темага язылган язмалар кызыксындыра. Кайчак үзләре биргән котлауларны, белдерүләрне укырга телиләр. Люция Шәрәфетдинова:
-Газетаның русча вариантына һәр елны язылам. Газетада пенсия проблемалары, социаль темаларга язмалар күбрәк чыксын иде. Үзебезнең хокуклар, пенсионерларның төрле категорияләре, инвалидлар өчен нинди яңа түләүләр булуы турында беләсе килә.
Фәһимә Гарипова:
-Без бөтен гаиләбез белән газетаны яратып укыйбыз. Шулай ук Россия, Татарстан яңалыкларын яктырткан кушымта да күп мәгълүмат бирә. Газетада атналык телевидение программасы булу ошый.
Светлана Кутлина:
-Безнең гаиләдә әлеге газетаны һәрвакыт алдырдылар. Хәтеремдә, элек ул "Октябрь юлы" дип атала иде. Әти-әнием укытучылар булганлыктан, алар район яңалыкларыннан хәбәрдар булып торырга тырыштылар. Миңа районның хөрмәткә лаек кызыклы кешеләре, балалар өчен уздырылган чаралар, ярышлар турындагы язмалар ошый. Район балалары иҗат үзәгендә эшләгән вакытта андагы эшчәнлек турында яза идем. Мәктәптә миңа журналистика эшчәнлеге ошый иде. Хәзер дә газетага кызыклы кешеләр, тормыш хәлләре хакында язарга тырышам. Газетада үткәрелә торган фотоконкурслар ошый, үзем дә аларда катнашам. Райондашларымның шигырьләрен яратып укыйм. Электрон вариантны да карап барам, анда газетага караганда мәгълүмат күбрәк.
Тансылу Минһаҗева.
Редакциядән: Cораштыруда катнашучыларга теләк-фикерләре өчен зур рәхмәт. Безгә башка укучыларыбызның да җаваплары кызык. Газетаның бәясе артса да, башка хезмәтләргә күтәрелгән бәяләр белән чагыштырганда, бу күп түгел. Тираж шулай ук калды, димәк, укучылар рухи азыкның кыйммәтен аңлыйлар. Исегезгә төшерәбез, 2014 елның икенче яртыеллыгына газетага язылу дәвам итә. Шунысы күңелле, бу елны ул башка елларга караганда активрак бара. Яңалыкларны газетабыз сайтыннан да карап бара аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев