Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Чишмә суында юган казның ите тәмле була

"Каз өмәсе" җәһәттеннән без тагын берничә авыл вәкиленә мөрәҗәгать иттек. Аларда бу йола башкарыламы? Каз асрау белән кәсеп итәләрме? Әйдәгез, үзләрен тыңлап китик әле.

Харис Гатиятов-Юлсубино, Ямаш авыллары җирлеге башлыгы:
-Безнең якларда мал-туарлар асрау белән бергә, кош-корт та күпләп үстерәләр. Унбиштән алып, йөздән артыграк та каз асраучылар бар. Туган-тумачалар бергә җыелып каз өмәләре үткәрәләр, кич утыралар.
Мәүлә Исхаков-Күки авыл җирлеге башлыгы:
-Бездә каз өмәләре бик күңелле үтә. Туган-тумачалар, күршеләр бергә җыелып эшли. Әзер казларны көянтәләргә асып, чишмәгә төшеп юарга тырышалар. Чишмә суында юган казның ите тәмле була, дигән әйтем бар бездә. Көне буе эшләп арылса да, хуҗа бәлеш, коймак пешерә. Эш беткәч бу йортка җыелып җырлап, уйнап кич утыралар. Уннан алып илле башка кадәр каз үстерүчеләр бар. Быел кар яуганны да көтмәделәр, казларны урнаштырдылар. Эремчек, каймак белән бергә мамыклы мендәрләр, казларны да шәһәргә алып барып саталар.
Мәръямбикә Касимова. Тегермәнлек авылы:
-Бездә казлар белән бергә, күпләп үрдәкләр дә үстерәләр әле. Каз, үрдәк өмәләрен күршеләр белән бергә үткәрәбез. Төшкә бәлеш пешерсәм, кичкә аш өлгертәм. Өмәләр бездә бик күңелле үтә. Каз-үрдәкләрне якындагы чишмә буенда юып кайтабыз. Без казларны сатмыйбыз, үзебез өчен, күчтәнәчкә китеп бетә. Аларны махсус сандык-суыткычларда саклыйбыз, бәйрәмнәрдә пешерәбез. Авылыбызда Дания Заһидуллина һәм Әлфия Шакировалар бик уңган хатыннар, 30 дан артык каз асрыйлар. Алар өмә ясап тормый, үзләре генә әкренләп эшкәртеп бетерәләр, үзләреннән артканын саталар да.
Нурфия Галиева. Урахча авылы:
-Безнең авылда каз өмәләре башланмаган әле. Кар яуганны көтәбез. Егермеләп каз асрыйбыз. Каз өмәсенә дус-ишләр, туганнар, күршеләр килә. Ә кич белән бәлеш, коймак пешереп шәл бәйләргә җыелабыз. Иртәгә хезмәттәшем Наилә Гыйзетдинова өмә үткәрә, аларга барасы бар.
Гөлназ Зарипова.
Фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев