Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Уяулыкны югалтмыйк

Соңгы елларда Россиядә, шул исәптән Татарстанда законсыз миграция, халыкара терроризм, дини эсктремизм кебек күренешләр пәйда булды. Болар барысы да милләтара, динара мөнәсәбәтләргә тискәре йогынты ясыйлар, илебезнең иминлегенә, бөтенлегенә куркыныч тудыралар. Бу афәтләргә безнең район җирлегендә урын бармы соң? Һәрберебезне борчый торган әлеге мәсьәлә хакында район эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигы...

-Рәлиф Фәсхетдинович, безнең районда законсыз дини агым тарафдарлары бармы?
-Район территориясендә теркәлмәгән 13 "Таблиг" хәрәкәте тарафдары, берничә радикаль ислам тарафдары, 2 "Хизб-ут-Тахрир аль-Ислами" халыкара террористик оешмада катнашучы исәпләнә. Шулай ук район территориясендә РФ җинаятьләр кодексының 208 маддәсе буенча суд каршына баскан кеше дә яши. Ул 1999 елның июнь аенда Чечнядагы Кавказ хәрби кыр лагерында диверсион әзерлек узган, федераль хәрби көчләргә каршы хәрәкәтләрдә катнашкан.
2006 елдан башлап "Таблиг" хәрәкәтенең кайбер әгъзалары ел саен Исламны таратуга чакырып дәгъват белән Татарстанның төрле районнарына, Россия регионнарына чыкканнар. Дөрес, соңгы вакытларда моңа чик куймыйбыз, андыйларга карата тиешле чаралар күрелә.
Агымдагы елда район территориясендә традицион булмаган дини оешмалар, формаль булмаган берләшмәләр, башка төрле законсыз оешмалар теркәлмәде.
-Район җирлегендә экстремизм, этник, дини дискриминация күренешләренә юл куймау өчен эчке эшләр бүлеге тарафыннан нәрсәләр эшләнә?
-Оператив подразделение службасы хезмәткәрләре югарыда телгә алынган хәрәкәт тарафдарлары белән даими очрашалар, әңгәмәләр үткәрәләр, элемтәләрен ачыклыйлар. Бүгенге көндә аларның хокук тәртибе бозулары турында оператив мәгълүматлар юк.
Яшьләрне экстремистик хәрәкәтләргә тартуга юл куймас өчен район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре даими рәвештә гомумбелем бирү учреждениеләрендә терроризм һәм экстремизмга каршы тору буенча лекцияләр, әңгәмәләр үткәрәләр. Район халкы арасында да даими уяулык, куркынычсызлык чараларын үтәү буенча аңлату эшләре алып барыла. Шикле кешеләр пәйда булса, хуҗасыз предметларга тап булсалар да эчке эшләр бүлегенә хәбәр итәргә кирәклеге искәртелә. Полициянең участок уполномоченныйлары мәчетләрне дә күз уңында тоталар. Мәгариф учреждениеләренең, халык күп йөри торган җәмәгать урыннарының куркынычсызлыгын, терроризмга каршы сакланышын тәэмин итү күз уңында тотыла.
Районыбыз территориясендә экстремистик юнәлештәге хокук тәртибе бозулар, җинаятьләр, вандализм актлары, санкциясез митингларның теркәлгәне юк.
Дини, милләтара конфликтлар да күзәтелми.
-Шулай да һәрберебезгә уяу булырга кирәктер бит инде. Бу җәһәттән район халкына нинди киңәшләрегезне бирер идегез?
-Район авылларына чит җирләрдән килеп йорт сатып алырга яки вакытлыча торырга теләк белдерүчеләргә, бигрәк тә элек Төньяк Кавказ, Урта Азия илләрендә яшәүчеләр, Әфганстан, Пакстан, Ирак, Мисыр, Йемен кебек илләрдә булып кайткан гражданнарга карата игътибарлы булырга кирәк.
Урманнарда блиндажлар төзүчеләргә, утлы коралдан атулар оештыручыларга тап булсагыз, кичекмәстән эчке эшләр бүлегенә участок инспекторларына хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев