Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Тормышта уңышлы яшәү өчен нинди белем алырга?

Егерме беренче гасырның замана балалары нәрсә белән генә кызыксынмыйлар.

Аларның дөньяга карашлары, уй-фикерләре дә башкача. Күп кенә ата-аналар балаларының киләчәген кечкенәдән үк кайгырта башлый. Җәмгыятькә файдалы, уңышлы, бай кеше булу өчен дөрес һөнәр сайларга кирәк. Һәркем үз юлын үзе билгели. Шулай да булачак һөнәреңне сайлау җиңелләрдән түгел. Кая укырга барырга телисең?- дигән сорауга мәктәп баласы җавап бирергә авырыксына. Шуңа күрә ул үлчәнгән, яхшы уйланган булырга тиеш. Безнең Балык бистәсе укучылары да кайда яхшырак буласын ачыклар бетерә алмыйлар: үзебезнең Агротехник техникумда укыргамы, әллә Казанга барып күп чыгымнар түгәргәме?

Шушы көннәрдә агротехник техникум җитәкчесе Васил Төхвәтуллин белән әңгәмә кордык, аңа берничә сорау бирдем.

-Васил Юсуфович, техникум безгә нәрсә бирә?

-Беренче чиратта шуны әйтеп үтәсем килә, техникум ике юнәлештә - эшче һәм урта белгеч һөнәрен бирә. Беренче юнәлеш буенча пешекче һәм тракторист, икенчесендә бухгалтер һәм техник механиклар әзерлиләр.

-Укучыларны техникумга ничек җәлеп итәргә?

-Җитәкче булып эшли башлаганнан бирле бу мәсьәләне хәл итәргә тырышам. Үземнең беренче чыгышымда ук кадрлар куркынычсызлыгы техникумның яшәвеннән тора, без эшләмәсәк районда белгечләр дә калмаячак, дигән идем. Минемчә, бездә белем бирү дәрәҗәсе шәһәрнекеннән ким түгел, яхшырак дип тә әйтәсем килә. Түләүле югары уку йортларында укып күпме чыгым китәсен уйлап карагыз. Мин санадым, биш ел уку дәверендә бер миллион сум тирәсе акча сарыф ителә икән. Бу аз сумма түгел. Шуның кадәр чыгымны түгеп, укып бетергәннән соң ул бала кая бара? Кая карама белгечләр җитәрлек, ә эшче көчләр җитешми.

Алия Хабибуллина.

Бу язманы газетабыздан укый аласыз.

Фото редакция архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев