Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Сорау-җавап: сатучы хаклымы?

"Соңгы вакытларда кибетләрдән товар алганда аны полиэтилен пакетларга салып бирүләрен сорагач, кабат акча түләргә кирәклеген искәртәләр. Элеккеге чорларда товарны махсус кәгазьләргә төреп бирү гадәте бар иде, берәү дә акча сорамады. Сатучыларның бу гамәлләре законлымы? Шулар хакында аңлатма бирсәгез рәхмәтле булыр идек. " Р. Сафиуллина

Район кулланучылар хокукын яклау оешмасы белгече Зөлфия Вәлиәхмәтова әлеге хат эчтәлеге белән танышып чыккач безгә түбәндәге җавапны юллады:

"Әйе, көндәлек тормышыбызга полиэтилен пакетлар зур тизлек белән килеп керделәр. Товар төргәндә дә хәзер аны киң кулланалар. Рәсәй хөкүмәте карары нигезендә, азык-төлек товарлары җитештерүчеләре тарафыннан упаковкаланмаса, сатучы аны сезгә аерым пакетка салып бирергә бурычлы, бу очракта аның өчен акча алынмый.

Әгәр сез товарны өстәмә рәвештә пакетка тутырырга теләсәгез, үзегез белән букча алырга оныткан булсагыз, сатучы сезгә өстәмә түләү шарты белән махсус пакет тәкъдим итә ала. Ул инде аерым товар буларак касса чегына кертелә һәм исәпкә алына. Бер генә кибеттә дә түләүле пакетларны сатып алучыга көчләп тага алмыйлар, ул закон нигезендә тыела."

Фотосы: rigaportal.lv

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев