Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Мин сайлауга ни өчен барам?

Республикада 14 сентябрьдә - Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау була. Республикабыз тормышында бик мөһим вакыйга бу. Сайлауларда һәр тавыш бирүченең дә катнашуы бик әһәмиятле мәсьәлә. Татарстаныбызның үсеше илдәге иҗтимагый-сәяси тотрыклылык белән бәйле. Илдә тынычлык, иминлек булса андагы халыкка яшәү, эшләү өчен дә яхшы шартлар тудырылыр.

Район халкының сайлауларга карата фикерләре ниндиерәк? Марат Касимов, 20 яшь:

-Илебезнең бүгенге көн сәясәтенә мин битараф кала алмыйм. Сайлауга җитди карарга кирәк.

Лилия Вафина, 30 яшь:

-Сайлауларга бару минем бурычым. Минем тавышым илебезне алга җибәрүдә уңай йогыты ясарга мөмкин. Мин үземнең һәм балаларымның киләчәге өчен кайгыртырга тиеш, мондый мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк.

Галия Сафина, 45 яшь:

-Сайлауларга һәрчак йөрим. Гражданлык бурычымны үтәргә телим, илебез язмышына битараф кала алмыйм.

Сәлисә Гарипова, 55 яшь:

-Сайлауларга бармый калганым юк. Шушы ил кешесе буларак мин үз тавышымны бирергә тиеш. Балаларым, оныкларым иртәгесе көнгә ышаныч белән, тыныч, матур, мул илдә яшәсеннәр.

Рәүф Мифтахов, 72 яшь:

-Без бу вакыйгалардан берничек тә читтә кала алмыйбыз. Безнең ил язмышын чит төбәкләрдән килеп хәл итәргә тиеш түгелләр. Мин һәрвакыт сайлауларда катнаштым, бу юлы да үз тавышымны бирәчәкмен. Ил белән бердәм булсак яхшы тормышта яшәрбез.

Мәхмүт Галләмов, 83 яшь:

-Сайлаулардан калдырмаганга мин бик шатланам. Илнең тыныч, тотрыклы булуына минем дә өлешем керә бит дип уйлыйм. Миңа карата бу бик зур ышаныч. Йөри алганда үзем дә барам, бара алмасам өйгә килеп сайлаталар. Исән булсам, катнашам, Алла боерса.

Ни кызганыч, күп булмаса да битараф калучылар да бар арабызда. Алар мондый вакыйгалардан читтә калуны кулайрак күрәләр, үзләреннән башка да хәл итәрләр дип уйлыйлар. Ә тормышыбызның дәрәҗәсе, проблемаларын чишү буенча кылыначак гамәлләр сайлаулардан, безнең кемнәрне депутат итүдән дә тора бит әле. Һәркем шуны аңласын иде.

Гөлназ Зарипова.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев