Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Гаилә бюджеты кем кулында?

Гаилә бюджеты мәсьәләсе чынлап торып уйланганда уртага салып сөйләшү өчен бик тә кызыклы тема. Ни әйтсәң дә, гаилә бюджетын уңышлы планлаштыру зур тәҗрибә, акыл сорый. Ул гаиләнең бергәләп туплаган финанс, матди казнасы. Сезнең гаиләдә бюджет кем кулында, аның белән кем хакимлек итә? Әлеге сорау белән берничә респондентка мөрәҗәгать иттек һәм...

Галия-40 яшь.
-Без ирем белән 21 ел бергә яшибез. Икебез дә эшлибез. Нәрсә булса да алырга җыенабыз икән, иң әүвәл киңәшләшәбез. Кибеткә гел йөреп тормас өчен продуктларны запас белән алырга тырышабыз. Юкка акча түгү минем эш түгел, акчаны бер хезмәт хакыннан икенчесенә җитәрлек итеп тотабыз. Ирем гаиләне финанс яктан тәэмин итеп тора. Хәзер менә бакчадагы җиләк-җимешне кышка әзерләү белән мәшгульбез. Аны күпләп саклау проблемага әйләнгән иде. Бу хакта иремә җиткергән идем, ни күрим, беркөнне эштән кайтуыма ул яңа заманча суыткыч алып кайтып куйган. Кредит түләп барсак та шөкер, акча кытлыгы күргәнебез юк.
Безнең белән улым гаиләсе яши. Үз акча табышларын алар үзләре тоталар. Төп чыгымнары киенүгә һәм машинага китә.
Ильяс-55 яшь.
-Мин, акчаны кем акыллы тота белә, янчык шунда булырга тиеш, диеп уйлыйм. Бу очракта акчалы түгел, аны тота белүче бай, дигән әйтемне искә төшерү урынлы булыр. Тормышта ир акчаны табарга, ә хатын-кыз тотарга тиеш, дигән фикер йөри. Килешмәс идем. Акчаны икең дә эшләү кирәк.
Безнең гаиләдә коммуналь чыгымнарга акчаны үзем түлим. Әйтергә кирәк, шуңа тулы хезмәт хакым кереп тә китә. Элегрәк иптәшем шәл бәйләп гаилә бюджетына шактый өстәмә табыш кертә иде. Соңгы вакытларда исә күпләп терлек тотабыз, бүгенге көндә 3 үгез, 50 үрдәк, каз асрыйбыз. Аларны сатудан керткән табышны төзелеш, яңартуларга тотабыз, балаларга кредитларын түләүдә булышабыз. Мин беркайчан да иптәшемнең күпме акча тотуы белән кызыксынганым юк, чөнки аның җилгә тиенен дә очырмаганын яхшы беләм.
Алексей-60 яшь.
-Мин пенсионер кеше. Пенсиямне тормыш иптәшем карточка буенча ала. Аннан сигарет өчен акча алам, калганын күргәнем дә юк.
Анна-30 яшь.
-Ирем хезмәт хакын миңа биреп бара. Акчага кытлык кичергәнебез юк. Тик шулай да яңа кием алганымны бик өнәп бетерми. Шуңа күрә алган киемемне берара күрсәтмичәрәк торам. Бераздан гына шифоньердан киелгән кебегрәк алып киям.
Игорь-35 яшь.
-Бездә барысы уртак. Материаль мәсьәләне үзебезнең мөнәсәбәтләрдән югары куйган юк. Акча белән генә бәхетле булып булмаганны яхшы аңлыйбыз. "Акча ул Ходайдан бирелә торган энергия, аны бүлешергә мөмкин. Әгәр бу эш ихластан эшләнә икән, ул икеләтә үзеңә кайта",-дигән бөек шәхесләрнең берсе. Дөрес әйтелгән түгелме соң?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев