Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Алдырдыңмы? Тапшыр!

"Мин юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 4 айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән идем. Әмма праваны ЮХИДИ бүлегенә тапшырырга онытканмын. Срок тулгач, машина йөртү хокукымны торгызуларын сорап баргач, "Сез таныклыгыгызны вакытында тапшырмагансыз, шуңа да мәхрүм итү срогы тагын 4 айга озайтыла", - диделәр. Бу карар законлымы? Мин 4 ай буе...

Газета укучыбызның әлеге соравына район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Айрат Сафиуллин җавап бирә:

"Машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән автомобильче суд карары үз көченә кергәннән соң 3 эш көне дәвамында таныклыгын яшәү урынындагы ЮХИДИ бүлегенә тапшырыга тиеш. Таныклык мәхрүм итү срогы чыкканчы шунда саклана. Әгәр автомобильче таныклыгын тапшырудан баш тартса, мәхрүм итү срогын исәпләү туктатыла. Ул гражданин таныклыгын тапшырган, яки аны югалтуы турында гариза биргән көннән исәпләнә башлый. Бер ай соңарып тапшырсаң, срок нәкъ бер айга озайтыла.

Әгәр инде гражданин таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш транспорт чарасы белән идарә иткәндә тоткарланса, тагын административ җәзага тартыла. Бу очракта аңа 30 мең сум штраф түләү, яки 15 тәүлеккә кадәр кулга алыну, яки 100 дән алып 200 сәгатькә кадәр мәҗбури эшләргә тартылу яный. Ә ул идарә иткән транспорт чарасы штраф тукталышына урнаштырыла.

Мәхрүм ителү срогы тулгач, таныклык автосөючегә юл йөрү кагыйдәләре буенча белемен тикшергәннән соң гына бирелә. Әгәр автомобильче таныклыгыннан руль артына исерек хәлдә утырганы (медицина тикшерүеннән баш тартканы, авариядән соң алкоголь кулланганы) өчен мәхрүм ителгән булса, аңа транспорт чарасы белән идарә итүгә чикләүләр булмаганлыгы турында медицина белешмәсе дә алып килергә туры киләчәк.

Ә иң хәерлесе юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәп йөрүең, таныклыгыңны алдырмавың инде.

Фотосы: zt16.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев