Укучылар китапханәдә
Балык бистәсе гимназиясе китапханәсеннән балалар өзелми. Мин үзем дә эш көнемне китапханәдән башлыйм.
Наталья Чеботарева һәркемне кызыксындырырлык итеп үз эшен оештыра белә. Үзәк балалар китапханәсе исә китапларга, кызыклы журналларга аеруча бай. Күптән түгел генә без-1 А сыйныф укучылары белән анда кунакта булдык. Китапханәче Татьяна Назарова әкиятләргә багышланган мавыктыргыч, гаҗәеп кызыклы чара уздырды. Укучылар да әкиятләрне күп белүләрен әйттеләр. Каян шулкадәр күп беләсез?-дигән сорауга да, кичләрен әни укый, укытучыбыз дәресләрдә сөйли, дигән җавапларны ишеттек. Бу бик тә куанычлы. "Китап-белем чишмәсе", дигән матур әйтем бар. Күңелдә китапка булган мәхәббәтне югалтмыйсы иде. Аны балаларга кече яшьтән үк бирергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев