Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Язмыш, яки көтелмәгән бәхет

Алтын көзнең "Әбиләр чуагы". Кояш офыкка якынаеп, кызгылт-сары нурларын кичке тынлыкка чумган Чулман өстенә сибә. "Ижминводы" шифаханәсендә ял итүчеләрнең бер ише әнә шул сихри матурлыкка сокланып йөренә, ә икенчеләре ерак түгел тальян гармуны һәм аңа кушылып җырлаган хатын-кыз утырган моң янына елышкан. Түзмәдем, мин дә шулар янына килдем. Илгиз белән...

Алтын көзнең "Әбиләр чуагы". Кояш офыкка якынаеп, кызгылт-сары нурларын кичке тынлыкка чумган Чулман өстенә сибә. "Ижминводы" шифаханәсендә ял итүчеләрнең бер ише әнә шул сихри матурлыкка сокланып йөренә, ә икенчеләре ерак түгел тальян гармуны һәм аңа кушылып җырлаган хатын-кыз утырган моң янына елышкан. Түзмәдем, мин дә шулар янына килдем. Илгиз белән Сәрия Нагорный бистәсеннән дәваланырга килгәннәр икән. Икенче көнне очрашкач аларның тормышы белән кызыксындым. Авылдашлар, бер урамда уйнап үскәннәр алар. Илгиз Сәриядән 3 яшькә генә олы. Балачак дуслыгы тора-бара яшьлек мәхәббәтенә әверелгән. Сәриянең тумыштан аягында булган кимчелеге дә мәхәббәткә чик куймый.
Илгиз мәктәптән соң Казан дәүләт университетының география факультетына укырга керә. Сәрия исә ул вакытта 9 сыйныф укучысы. Күңелле яз, март ае. Бәланың кайдан килеп чыгасын гына белеп булмый шул. Чишмәдән судан кайтканда таеп егылган Сәрия умыртка сөяген имгәтә. Дәваланулар да әллә ни уңай нәтиҗәсен бирми, аның умыртка баганасы бөкерәеп, сул якка авышып кала. Яшь кыз өчен фаҗига була бу хәл. 10 сыйныфка җиткәч бар кимчелек-авыртуларын җиңеп имтиханнарга әзерләнә ул. Ә чыгарылыш кичәсен мәңге онытасы юк аның. Ул кичне шәһәрдән кайткан Илгиз аны кичәдән соң озата килә, таңны бергә каршылый алар, хат алышырга сүз бирә кыз. Сәрия шул елны Алабуга культура училищесына укырга керә, баянда уйнарга өйрәнә, ноталарны да тиз үзләштерә. Уку йортын уңышлы тәмамлаган кыз үз авылына эшкә китапханәче булып кайта. Авылда әдәби кичәләр, бәйрәм концертлары оештыра. Читтән торып Казан мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керә.
Илгиз исә бу вакытта армия хезмәтеннән кайта, дипломлы егет юллама буенча Себергә георазведка отрядында эшли. Арада сирәк кенә булса да хатлар йөри. Еллар уза. Илгиз юлламаның килешү вакыты чыккач Казанга кайта. Әти-әнисе дә олыгайган, өйләнү турында да сүз кузгала. Сәрияне яхшы белгән гаилә аны килен итеп алу турында бик риза була. 9 май Җиңү көнендә авылга кайта Илгиз. Кичен концертны алып баручы Сәриядән күзен алмый ул. Сәриянең дә дулкынлануы йөзенә чыккан. Кичә ахырында очрашалар һәм Илгиз аңа үзенең ни өчен кайтканын, әти-әнисенең фикерен ачык итеп әйтеп бирә. Кызга уйларга вакыт биреп, аның жавабын көтә. Бу минутларны күптән көтсә дә кыз югалып, каушап кала. "Чынмы бу, өнме, төшме, әллә Ходайдан билгеләнгән тәкъдирме? Ни дияргә, әти-әни ни әйтер?" Илгиз җавап көтә. "Мин риза",-ди Сәрия. Икенче көнне Сәриянең әти-әнисенең ризалыгын алган Илгиз шат күңел белән өенә кайта. Яшьләр бер атнадан никах укытып, туй мәҗлесе уздыралар. Инде менә 32 ел бергә алар, әти-әниләрен хөрмәт итеп өч бала тәрбияләп гомер көзенә кереп баралар. Бу тату гаиләдә ялдан кайткач мин берничә тапкыр булдым. Аларның бер-берсенә булган тату мөгаләмәсен, яратулы карашын күреп мәхәббәтнең сүрелми яшәвенә янәдән бер инандым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев