Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Яшьләр дә авылны үз итә

Данил Гыймадиевны мәктәп елларыннан ук беләм. Тиктормас, шаян, тырыш, тормышка һәрвакыт оптимизм белән карый торган егет. Мәктәптә укыганда спорт җене кагылган егет, көрәшләрдә беренчелекне беркемгә дә бирми иде. Нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп башкара ул. Күпләр укып бетерүгә шәһәргә ашыгалар, авылдан качу ягын карыйлар. Ә Данил ике дә...

Данил Гыймадиевны мәктәп елларыннан ук беләм. Тиктормас, шаян, тырыш, тормышка һәрвакыт оптимизм белән карый торган егет. Мәктәптә укыганда спорт җене кагылган егет, көрәшләрдә беренчелекне беркемгә дә бирми иде. Нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп башкара ул.
Күпләр укып бетерүгә шәһәргә ашыгалар, авылдан качу ягын карыйлар. Ә Данил ике дә уйлап тормады, укып бетерүгә тракторист-машинист һөнәрен үзләштерү өчен районыбызның ПЛ-85 һөнәри лицеена юл тотты. Аны тәмамлау белән, хәрби хезмәткә алынды, армиядән соң авылга кайтып 2009 елда "Кызыл шәрык"ка эшкә керде. 2010 елдан аны МТЗ-82 тракторына утырттылар.
Япь-яшь егеткә трактор кадәр тракторны "йөгәнләү" бер дә җиңел булмагандыр, билгеле. Бу турыда сорагач, ул үзе көлә генә: "Беренче тапкыр җаен белмәгән килеш, кырга чыгып киткәндә, бераз куркытты инде, өйрәнгәч, бернинди авырлыгы да юк", - ди.
Бүгенге көндә "Кызыл шәрык"та 3 яшь тракторчы эшли. Югары Тегермәнлек егетләре Гыймадиев Данил, Газизов Айнур, Олы Кульгадан Нуриев Фирдүс. Аларга төрле эшләр башкарырга туры килә: чәчү вакытында орлык ташыйлар, кукуруз араларын эшкәртәләр. Әле менә КУН-10 җайланмасы кайтарылгач, печән, салам өя башлаганнар.
"Авылда калганыңа үкенмисеңме? Хезмәт хакын тормыш итәрлек өчен җитәрлек дәрәҗәдә бирәләрме?", - дим.
"Хезмәт хакымнан зарлана алмыйм. Яшь белгечләргә хезмәт хакыннан тыш 2 мең сум акча өстәп бирелә. "Сабантуй" бәйрәмнәрендә мәйдан уртасына чакырып бүләкләргә дә онытмыйлар. Эшләгән, тырышкан кешегә кайда да әйбәт дип саныйм. Иң мөһиме: эш кенә булсын".
Чыннан да, авыл гөрләп торганда, төрле учреждениелар эшләгәндә яшьләрнең күпчелеге читкә китәргә ашкынып тормаган бит. Шулай ук авылда яшьләргә күңел ачу, спорт белән шөгыльләнү өчен бернинди шартлар да юк. Мәсәлән, Югары Тегермәнлек авылында яшьләрнең бердәнбер җыела торган урыны клубка йозак эленгән. Калырга бернинди мотивация, кызыксындырырлык нәрсәләр булмаганда, беркемнең дә яшьләрне гаепләргә хакы юк.
Ә Данил авылда калган сирәк яшьләрдән үрнәк итеп куярлык мисал. Эштән кайткач та өйдә тик ятмый. Һәр кичне иптәшләре белән шугалакка хоккей уйнарга бара, тренерлары булмаса да, районда, төрле авылларда хоккей буенча ярышларда катнашалар. Данил әйтмешли, "Тырышкан кешегә кайда да яхшы итеп яшәргә була!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев