Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Узган ел нәрсә белән исегездә калды?

Менә 2012 ел да тәмамланды. Балыкбистәлеләрнең хәтерендә нинди вакыйгалар белән истә кала соң? Әнә шундый традицион Яңа ел соравы белән район үзәгендә яшәүчеләргә мөрәҗәгать иттек. Николай Иванович, пенсионер. Бу ел безнең күп фатирлы йортта яшәүчеләр һәм безнең гаилә өчен шатлыклы булды. Ниһаять, фатирларыбызга ике контурлы котеллар урнаштырдылар. Хәзер фатирларыбыз җылы,...

Менә 2012 ел да тәмамланды. Балыкбистәлеләрнең хәтерендә нинди вакыйгалар белән истә кала соң? Әнә шундый традицион Яңа ел соравы белән район үзәгендә яшәүчеләргә мөрәҗәгать иттек.
Николай Иванович, пенсионер.
Бу ел безнең күп фатирлы йортта яшәүчеләр һәм безнең гаилә өчен шатлыклы булды. Ниһаять, фатирларыбызга ике контурлы котеллар урнаштырдылар. Хәзер фатирларыбыз җылы, түләү дә шактый кимеде.
Илшат, 25 яшь.
Узып баручы елда минем кызым Замирә туды. Без хатыным белән бик бәхетле. Балабыз туу безнең өчен иң шатлыклы вакыйга булды. Һәркөн яңа, якты тәэсирләр алып килә. Аның сәламәт һәм бәхетле булып үсүен телибез.
Евгения, 38 яшь.
Быел август аенда беренче тапкыр Кара диңгез буенда ял иттем. Краснодар краен иң яхшы ял итү урыны дип юкка гына әйтмиләр икән шул. Тәэсирләрнең иге-чиге юк. Без диңгездә коендык, экскурсияләргә бардык. Мәсәлән, Россиядә иң өлкәннәрдән саналган "Абрау-Дюрсо" шәраб заводы подвалларына кердек. Үз күзләребез белән данлыклы Парус кыясын күрдек. Диңгез буенда үткәргән бу көннәр хәтеремдә озак сакланыр әле.
Сергей, 27 яшь.
Астрологлар вәгъдә иткән ахырзаманны көттем. Күп итеп шәмнәр, ярмалар, тоз алып куйдым. Әмма, ахырзаман килмәде. Кредитларны түләргә туры килә инде. Шаяртам, әлбәттә. Һәр ел яхшы мизгелләре, күңелле вакыйгалары белән истә калырга тиеш, әлбәттә. Һәр елны бәхетле яшәргә омтылырга кирәк. Күп нәрсә кешенең үзеннән тора бит. "Бәхетле буласың килсә-бул", дип юкка гына әйтмиләр бит.
Автордан: Хәтердә шатлыклы, бәхетле вакыйгаларны гына калдырып, кайгы-хәсрәтне онытырга омтылу кешенең яхшы сыйфаты, әлбәттә. Җир йөзендә игелек һәм яхшы кешеләр күбрәк булуына ышанып яшик! Якташларның Яңа елда да бәхетле булуларын телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев