Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Туган телем–иркә гөлем

Мәктәбебездә Халыкара туган көн уңаеннан төрле чаралар уздырыла. Ачык дәресләр, китап күргәзмәләре, очрашулар, семинарлар, әдәби-музыкаль кичәләр, интелектуаль уеннар, конференцияләрдә укучыларның игътибары телләрне саклау, үстерү мәсьәләләренә юнәлтелә. Безнең мәктәптә күп төрле милләт балалары укуын истә тотып, бу чаралар төрле телләрдә уздырыла, һәр укучыга үз туган телендә чыгыш ясарга мөмкинлек бирелә. Җөмһүриятебездә,...

Мәктәбебездә Халыкара туган көн уңаеннан төрле чаралар уздырыла. Ачык дәресләр, китап күргәзмәләре, очрашулар, семинарлар, әдәби-музыкаль кичәләр, интелектуаль уеннар, конференцияләрдә укучыларның игътибары телләрне саклау, үстерү мәсьәләләренә юнәлтелә. Безнең мәктәптә күп төрле милләт балалары укуын истә тотып, бу чаралар төрле телләрдә уздырыла, һәр укучыга үз туган телендә чыгыш ясарга мөмкинлек бирелә. Җөмһүриятебездә, илебездә телләрне саклау һәм үстерү буенча алып барылган күпкырлы сәясәтнең юнәлешләре ачыклана, һәр кешенең туган телен яклап керткән өлеше билгеләнә.
Бу уку елында да мәктәбебездә Туган тел көне зур бәйрәм булып билгеләп үтелде. Аңа әзерлек бер атна элек башланды. Туган тел көненә багышлап газеталар чыгарылды. Мәктәбебебездә җиде төрле милләт баласы белем ала. Шул максаттан төрле милләт балаларының милли киемнәрен чагылдырган күргәзмә дә эшләнде.
Бәйрәм татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә «Теле барның - иле бар!" темасы буенча әңгәмәләр, грамоталы һәм матур язу буенча бәйгеләр белән башланып китте.
3 нче сыйныф укучылары белән «Телең белән ачыла, халкым, Чишмәдәй саф күңелең!.."- дип аталган әдәби-интелектуаль бәйге кызыклы һәм файдалы узды. Бу бәйгедә укучылар туган телебезне ни дәрәҗәдә белүләре буенча көч сынаштылар. Ярыш булгач, әлбәттә, җиңүчеләр дә билгеләнде. Иң көчлеләре булып "Тукайлар", икенче урынга "Җәлилләр", ә өченче урынга "Алишлар" командасы лаек булды.
2 нче сыйныф укучылары белән "Шигырь сөйли нәниләр" дип аталган шигырь бәйгесе уздырылса, 6-7 нче сыйныф рус төркеме укучылары белән "Мин татарча сөйләшәм" темасы буенча зирәкләр һәм тапкырлар ярышы узды.
Ә югары сыйныф укучылары тел байлыгын тагын да үстерү, саклау, телебезнең матурлыгын, байлыгын күрсәтү максатыннан иншалар язып, туган телебез турында үз фикерләрен җиткерделәр.
Туган тел бәйрәме укучыларның яраткан бәйрәменә әйләнеп бара. Һәр халыкның телен, мәдәниятен саклауга үз өлешен кертә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X