Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Теләге бар, булдыра да

Авыл җирендә тырыш булмасаң өстең тук, тамагың бөтен булмый. Мирзин Камил абыйларның тырышлыгы капка төбеннән үк күренеп тора. Умартаны мич башында бармак суырып утырган кешеләр асрый алмый шул. Бүгенгесе көндә дистәләгән умарта тотып, үз умарталыкларын булдырган Камил абый хезмәтенең чишмә башы нидән башланган соң?

Колхозлар чорын тикмәгә генә әби-бабаларыбыз мактамый. Өс-бөтен, тамак тук чак, дип искә алалар алар ул вакытны. Камил абый кечкенәдән кохоз эшендә чыныгып үсә. Әтисе Зыятдин бабайга ияреп комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, үзе генә комбайн иярли башлый. Камил абый табигате белән җиңәргә яратылган күрәмсең, иген кырларында беренчелекне берәүгә дә бирми. Ун-унбер ел рәттән колхоз, район күләмендә алдынгы игенчеләр рәтендә була. Намуслы хезмәте өчен бик күп бүләкләргә лаек була. 1990 елларда иген кырында ирешкән уңышлары өчен Камил абыйны Президентыбыз Минтимер Шәймиев исеменнән "УАЗ" автомобиле белән бүләклиләр.
Вакыт үтә, кохозлар таркала, эшсезлектән авылдан кешеләр дә бер-бер артлы китә башлый. Камил абыйның яшьлеге чәчәк аткан гына вакыт. Өйләнгән, өч кызы бар. Ир кеше өстенә гаиләне туендырырга, балаларны кеше итәргә дигән зур бурыч килеп баса.
Эшсезлектән интеккән чорда әтисе өйрәткән һөнәрне искә төшерә ул. Башлап җибәрү авыр була. Иң беренче күрше авылдан бер-ике умарта сатып ала. Йортлары тирәсендәге бакчага урнаштырып, аларны тәрбияли, үрчетә башлый.
-Кортларын үз балалары кебек бик ярата ул. -Һәр яз саен бал кортларын урнаштырыр алдыннан, ояларын яхшылап юа, чистарта, җитешсез якларын төзәтә. Тәрбияләп, карап тора үзләрен,-ди хатыны Халидә апа.
Авылда күп кеше умартачылык белән шөгыльләнә, ләкин Камил үз кортларын әллә каян танып ала. Алар да хуҗаларын үз итә. Башкаларны угы белән куркытсалар да, аңа тимиләр икән.
Бер-ике ел элек Мирзиннар гаиләсе пай җирләрен үзләштереп, үз умарталыкларын булдыралар. Барлык умарталарын аланлыкка урныштыралар. Шулай итеп, Камил абый да кече эшмәкәрлелек белән шөгыльләнә башлый. Бүгенге көндә умарталары да хәйран. Даими клиентлары да бар.
Соңгы вакытта Камил абый яңа һөнәр үзләштерә башлады. Умарталары янында кечкенә генә инеш бар, шунда балыклар үрчетә.
-Балыкчылык белән шөгыльләнә башлавымның да үз тарихы бар,-дип сөйләп китте Камил абый. - Пай җирләрен үзләштереп йөргәндә кортларга җайлы булсын дип, җирне инеш кырыеннан алдым. Ләкин, ул вакытта аны инеш дип әйтеп тә булмый иде. Кечкенә генә чишмә, шул чишмә янында сазлык. Чишмәне чистарттым, суы яхшы аксын дип торба суздым, балык үрчетү нияте белән буа будым. Башта балыкларны елгадан тотып үрчеттем. Соңыннан уылдыкны сатып ала башладым. Бүгенгесе көндә карплар асрыйм. Өч-дүрт килограммга кадәр үрчетәм дә, аннан тотам. Балаларга, туган-тумачаларга күчтәнәчкә, бераз сату-алу итәргә җитә инде.
Балык үрчетүнең дә үз нечкәлекләре бар икән. Алар да бал кортлары кебек һәрвакыт тәрбия сорый. Март айларында балыкларга суларга һава булсын дип, Камил абый буасында бөкеләр ясый. Җәй-яз кар, яңгыр суларыннан инеш ташымасын дип һәрвакыт күзәтеп тора. Буа кырыйларына алмагач, чия, шомырт кебек агачлар утырта.
-Тәвәккәлләсәң бар эшне дә башкарып чыгарга була. Иң мөһиме теләк кенә кирәк. Башкарыласы эшләр күп. Алга таба инештә каз, үрдәк асрарга да ният бар әле,-дип уртаклашты Камил абый үзенең киләчәккә планнары белән.
Кызлары исә, күбрәк әниләре янында, йорт-җир карарга ярдәм итәләр. Шулай да Камил абыйның ярдәмчесе үсеп килә. Оныгы Илсаф "Бабай бүген нәрсә эшлибез?"-дип кенә тора ди.
-Мондый ярдәмчем булгач, бер эш тә куркыныч түгел. Картлык көнендә терәк булучы, эшемне дәвам итүчем бар,-дип елмая ул оныгын сөеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев