Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Мәктәп табышы– гомер балкышы

Тулуш авылында Минҗамал апа белән Шәрәфетдин абый Хөснетдиновлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә ул. Бик кечкенәдән әти-әнисенә булышып үсә, үзеннән соң туган 5 сеңлесен тәрбияләүдә дә әнисенең төп ярдәмчесе була. Минзифа әнә шулай туган җанлы, игътибарлы, тәртиплелеге һәм тырышлыгы белән аерылып тора. Туган йортында әти-әнисеннән алган тәрбия аңа гомере...

Авылда мәктәпне тәмамлагач урта белем алу нияте белән Олы Солтанга юл тота. Ашау ягы такы-токы, авылны сагынуы да бәгырьне телгәли. Белемгә омтылу теләге көчле булганлыктан морадына ирешә, мәктәпне ул яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Тырыш, ихтыяр көченә ия булган кызны укытучылары туган мәктәбенә вожатый итеп эшкә чакыралар. Кыюсыз гына ризалаша, ә үзе эшли алырмынмы, укытучыларым ышанычын аклармынмы, дип борчыла. Җаны-тәне белән эшкә чума Минзифа. Вакыт белән исәпләшми, берсеннән-берсе кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар оештыра, балалар белән төрле конкурсларда катнашалар. Шулай итеп ул җитәкләгән дружина район күләмендә алдынгылар рәтенә чыга. Үзвакытында ВЛКСМ үзәк комитетының "Иң яхшы вожатый" билгесенә лаек булуны, ул тырыш хезмәтенә олы бәя буларак кабул итә. Яшь кыз белемен арттыру өстендә дә нәтиҗәле эшли. Иң элек Казан педагогия училищесын, аннары институтның физика һәм математика факультетын тәмамлый. Минзифа Шәрәфетдин кызы Зиннәтова 45 ел дәвамында туган мәктәбендә укучыларны фән нигезләре серләренә өйрәтте. Бу елларда күпме шатлык, борчулар, яну-көюләр сыйган аның күңеленә. Үз фәненең остасы, иҗади, эзләнүчән хөрмәтле укытучының һәр дәресе укучыларында зур кызыксыну уятты. Аның лидерлык осталыгына балаларны ничек бар шулай яратуына, хезмәттәшләренә ярдәмчел булуына, әти-әниләр белән бик тиз уртак тел табып эшләвенә авыл халкы һәм хезмәттәшләре бүген дә сокланалар. Тормышын мәктәбеннән башка күз алдына да китерә алмый ул. Шуңа коллективның кадерле кунагы. Бер чараны да калдырмый, укучыларының уңышларына сөенә. Аның һәр чыгышы алкышларга күмелә.
Акыллы ир хатыны, сөекле әни, сөйкемле кайнана, мөлаем дәү әни дә әле ул. Үзенең 65 яшьлеген тормыш иптәше Насыйбулла абый, уллары Алмаз, Илназ, киленнәре, оныгы, туганнары, якыннары һәм хезмәттәшләре белән каршы алуына чиксез бәхетле ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X