Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Милли төсмер сакланып килә

Җәйнең иң матур вакытында була торган керәшеннәрнең күркәм бәйрәмнәре Симек һәм Тройсын гөрләп узды. Алан-Полян әллә ни зур авыл булмаса да бу бәйрәмне ел саен олылап, матур итеп үткәрәләр.

Сабан туе яулык, сөлге, бүләк җыю белән башланып китә. Быел сөлгене авыл яшьләре генә түгел, читтә яшәүче якташларыбыз да җыйды. Хәтта ерак Мурманскидан кайткан авылдашыбыз да бу күркәм йолада катнашты.
Бәйрәмне олы яшьтәге хатыннар керәшен күлмәкләре киеп, түгәрәк уены белән, авыл көен җырлап башлап җибәрделәр. Күптөрле уеннар, спорт ярышлары, балалар көрәше, соңыннан олылар көрәшендә якташларыбыз көч сынашты. Әлбәтә инде көч сынашучыларның берсе дә бүләксез калмады. Бүләк дигәннән, авылыбызда күптәннән инде матур традиция яшәп килә. Һәрбер авылдашыбыз һәм кайткан кунаклар бәйрәмгә үз өлешләрен кертте, бүләкләрен алып килде.
Сабантуй кунаклары "Бәрмәнчек ансамбле" үзләренең керәшен җырлары белән Сабантуйга чын Симек төсе кертте. "Бәрмәнчек"ләр белән беррәттән авылыбыз үзешчәннәре дә сәхнә тотты. Барысының да чыгышлары безнең күңелләргә хуш килде. Бәйрәм чарасы дәртле көй астында күмәк биюләр белән тәмамланды.
(Тулырак газетадан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев