Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Киләчәк безнең кулда

Фән, техника алга киткән чорда яшибез. Хәзер яшьләргә үз уй-хыялларын тормышка ашыру өчен бөтен шартлар, уңай мөмкинлекләр бар.

Безнең Балыклы Чүкәй мәктәбендә дә заман технологияләре белән танышырга, спорт төрләре белән мавыгып чыныгу алырга мөмкин. Тик менә соңгы елларда кайбер балаларның компьютердан арына алмаулары гына мине нык борчый. Төпле белем алып үсәргә физкультура һәм спортның йогынтысы зур булуын үз мисалымнан чыгып әйтә алам. Берничә ел инде бадминтон, өстәл теннисы, волейбол кебек спорт төрләре белән шөгыльләнәм. Бу өлкәдә уңай нәтиҗәләр дә бар инде. Район күләмендә оештырылган мәртәбәле бәйгеләрдә катнашып, яулаган җиңүләрем өчен дипломнар белән бүләкләндем. Әй, белсәгез иде бу минутларда күңелдә ташыган хис кичерешләрне. Мәктәбем өчен горурланам, үземдә тагын да олырак уңышларга ирешә алырлык көчнең артуы сизелә. Әлбәттә, ирешкәннәр белән канәгатьләнеп тукталып калырга гына ярамый. Район, республика, хәтта Рәсәйкүләм бәйгеләрдә көч сынашырга да була бит. Спортның зур көч булуын мин яхшы аңлыйм һәм барлык яшьтәшләремне аның белән дус булырга чакырам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев