Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Изгелек җирдә ятмас...

Без инде райондашларыбызга бу елның 30 мартыннан 30 апреленә кадәр традицион хәйрия марафоны үтәчәген хәбәр иткән идек. Күп кенә райондашларыбыз бу эштә катнашырга да өлгерделәр. "Йолдыз" хәйрия фондының башкарма директоры Харис Вәлиәхмәтов безгә түбәндәгеләрне җиткерде: -Бүгенгесе көнгә марафонда районыбызның 80 оешма, предприятие, учреждениеләре катнашты. Барыннан да бигрәк район үзәк хастаханәсе...

Без инде райондашларыбызга бу елның 30 мартыннан 30 апреленә кадәр традицион хәйрия марафоны үтәчәген хәбәр иткән идек. Күп кенә райондашларыбыз бу эштә катнашырга да өлгерделәр. "Йолдыз" хәйрия фондының башкарма директоры Харис Вәлиәхмәтов безгә түбәндәгеләрне җиткерде:


-Бүгенгесе көнгә марафонда районыбызның 80 оешма, предприятие, учреждениеләре катнашты. Барыннан да бигрәк район үзәк хастаханәсе (70 мең сум), халыкны социаль яклау бүлеге (30 мең сум), агротехник көллият (16 мең сум), мәдәният бүлеге (20 мең сум) һәм башка учреждениеләр актив катнашты. Әлегә шәхси эшмәкәрләребез активлаша алмый. Марафон барышында 305 мең сум хәйрия акчасы җыелды. Җыелган акчаның һәр тиене изгелекле эшкә, авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә бирелә. Балыкбистәлеләргә яхшырак аңлашылсын өчен берничә мисал китерү урынлы булыр. Узган елның җәендә Юлсубино авылында көчле җил байтак кына гаиләләргә зур зыян салды. Аеруча ярдәмгә мохтаҗ булган 4 гаиләгә ярдәм күрсәттек. Өлкән яшьтәге авыр тормыш шартларында Шомбыт авылында яшәүче кешеләргә газ казанын алыштырырга да без ярдәм күрсәттек. Шулай ук Тегермәнлек авылыннан хезмәт ветеранына республика кардиология үзәгендә тикшеренү һәм дәвалану өчен дә фонд матди ярдәм күрсәтте. Хәйрия фонды бик күп кешеләргә ярдәм итә. Мисал өчен хәйрия фонды средствосы хисабына район үзәге "Березка" һәм "Мишутка", шулай ук Зур Мәшләк балалар бакчаларының матди базасын ныгытуда мебельләр, пәрдәләр алырга ярдәм иттек. Кыскасы, хәйрия фондының бер тиене дә бушка сарыф ителми. Бәлага таручылар изге күңелле якташларына рәхмәтле булып калалар.


Редакциядән: югарыда сөйләнгәннәрнең яңа бер мисалы итеп бу рәхмәт хатын да укучыларыбыз хозурына җиткерергә булдык:


«Бар кыюлыгымны җыеп муниципаль район Советы башлыгы, "Йолдыз" хәйрия фондын оештыручы Илһам Госман улы Валеевка инвалид оныгыма операция өчен матди ярдәм күрсәтүен сорап мөрәҗәгать иткән идем. Ул мине бик җылы кабул итте һәм ярдәм итәргә ышандырды. Җитәкче сүзендә нык торды. 10 көн эчендә миңа тиешле суммада ярдәм күрсәттеләр. Барлык гаиләбез исеменнән район башлыгына һәм хәйрия фондында катнашкан барлык райондашларыма олы рәхмәтемне җиткерәсем килә.»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев