Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Гаилә мәхәббәте–сәхнәдә күтәрелде...

15 май - гаилә көне буларак бәйрәм ителә. Шул уңайдан 21 май көнне Түбән Тегермәнлек авылы клубында районыбызның социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, Югары Тегермәнлек "Акчарлак" приюты хезмәткәрләре һәм анда тәрбияләнүче балалар, шулай ук ике Тегермәнлекнең кайбер гаиләләре, мәктәп укучылары катнашында "Бәхет гаиләдә туа" исемле концерт-тамаша булып үтте. Бәйрәмне халыкны социаль...

15 май - гаилә көне буларак бәйрәм ителә. Шул уңайдан 21 май көнне Түбән Тегермәнлек авылы клубында районыбызның социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, Югары Тегермәнлек "Акчарлак" приюты хезмәткәрләре һәм анда тәрбияләнүче балалар, шулай ук ике Тегермәнлекнең кайбер гаиләләре, мәктәп укучылары катнашында "Бәхет гаиләдә туа" исемле концерт-тамаша булып үтте. Бәйрәмне халыкны социаль яклау бүлегенең башлыгы Айгөл Вафина ачып җибәрде.
"Әйдәгез, бүген барыбыз зур бер гаилә булып, ял итеп, аралашып бергәләп күңел ачыйк. Ял итү кичәсе - бәйрәм бүген", - дип башлады ул сүзен.
Аннары сүз авыл җирлеге башлыгы Азат Фатыйховка бирелде. Ул да барлык гаиләләргә үзенең изге теләкләрен җиткерде. Түбән Тегермәнлек авылында 50 ел иңне-иңгә куеп гомер кичерүче 4 гаилә-Рашат бабай һәм Хәҗәр әби Мөтиевләр, Минневәгыйз бабай һәм Сәвия әби Гайнуллиннар, Габделбарый бабай һәм Зәмзәмия әби Галәмиевлар, Нәгыймулла бабай һәм Шәмсенур әби Кәримуллиннар гаиләсенә-истәлекле бүләкләр тапшырды.
Кичәгә шулай ук район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Розалия Нәгыймова да килгән иде. "Мин кабат үзем кавыштырган яшь парларның йөзләрен күрүемә бик шатмын. Сезгә саулык-сәламәтлек, балаларыгызның үз гаиләләрен корып, тиң ярларын табып бәхетле булуларын телим",-дип үзенең теләкләрен җиткерде.
Тегермәнлек авылының иң яшь парлары-Нияз һәм Эльвира Касыймовлар гаиләсенә бүләк тапшырды.
Аннан сәхнәгә авылдагы иң яшь сабыйларның әниләре-Зөлфирә Ситдыйкова һәм Рәсимә Шәрипова апаларны чакырып бүләкләделәр. Шулай ук авылның иң өлкән хөрмәткә лаеклы кешесе-Шәмсенур әби һәм яңа тәпи йөри башлаган баланы да зурладылар бу көнне.
Тамаша җыр-бию белән үрелеп барды. "Акчарлак" приютында тәрбияләнүче кечкенә кыз балаларның биюләрен, Яна Слепова башкаруында җыр, приют хезмәткәрләренең скетчларын, Түбән Тегермәнлек мәктәбе укучылары Дилүс Кәримуллин һәм Айсылу Васикова җырларын, Ибраһим Зиннуров үзе иҗат иткән җырын, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре чыгышын, Лилия Кәримуллина, Марсель Җәләлов, "Сандугач керде күңелгә" бәйгесе лауреаты Алинә Җәләлова башкаруындагы җырларны тамашачылар бик яратып кабул иттеләр. Тегермәнлек авылында иң талантлы гаиләләр-Кәримовлар һәм Әлмиевлар, инде алда әйтеп үткән Гайнуллиннар гаиләсе әзерләгән концерт номерлары халык күңеленә бигрәк тә хуш килде. Сәвия әби Мамадышта уздырылган "Ел хатын-кызы" бәйгесендә катнашып "Хатын-кыз- ана"номинациясендә җиңү яулаган. Аларның презинтацияләрен тамашачыга да күрсәттеләр. Соңыннан бу гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Кичә ахырында Вафина Айгөл Камил кызы бәйрәмне оештыруда ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Концерт авыл җирлеге башлыгы Азат Фатыйховның рәхмәт сүзләре белән тәмамланды: "Концерт матур үтте. Атна саен килсәгез дә кабул итәргә әзербез. Мондый кичәләрне оештыру-кыйммәтле гамәл. Гаилә иминлегендә, мәхәббәтендә яшик,-дип тәмамлады ул әлеге җылылык белән сугарылган кичәне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев