Күгәрчен авылы тарихында күренекле эз калдырган Гомәр Әгъзам улы Әгъзамовның үзе исән чакта, үз куллары белән язып калдырган истәлекләрен тәкъдим итәбез. Ул язмаларны укыганда илебез тарихындагы газаплы, дәһшәтле шул ук вакытта данлы чорның сулышын тоясың. Гомәр ага язмышында ил язмышы чагыла. Шуңа да аның хатирәләре газета укучылар өчен кызыклы булыр...
Иркә булып үсмәдек
Гаиләдә җиде бала үскәнлектән, безне бик иркәләп утырмаганнардыр инде. Шулай да мин әтиемнең бала чакта тик бер мәртәбә кыйнаганын хәтерлим. Җыеп куйган конфетның беразын урлап ашаган өчен эләкте миңа. Әти коры булды, ләкин гади һәм таләпчән кеше иде. Авыл баласының билгеле инде, эшләп үсә, безгә дә йорт арасында эш бетмәде. Бакча утау, кыш көне маллар карау дисеңме, өйгә ягу өчен салам көлтәләү дә безнең өстә. Җәй көннәрендә бераз кирпеч суккалый идек. Кыскасы, уены да, көч җитәрдәй эше дә бар иде. Кечкенә чакта әнкәй мәрхүм бик ачуы килсә, безне бит яулыгын ике катлап кыйный иде.
1932 елда укырга кердем. Беренче класста безне Фатыйма апа, икенче класста Галия апа, өченче класста Мамаков (Керәшен Казысыныкы) абый, дүртенче класста Булатов Мәхмүт абый укытты. "4" ле, "5"легә укыдым. Ул вакытта башлангыч мәктәп Югары очта, хәзерге Ахунов Нәзир, Ихсанов Салихҗаннар каршында иде. Бишенче классны яхшы билгеләргә тәмамлаганым өчен Казанга экскурсиягә алып бардылар. Җиде классны тәмалагач 1939 нчы елны мин, Нәбиулла Хәмидуллин, күршебез Нәҗип Фатыйхов Чистай авыл хуҗалыгы техникумына керергә бардык. Арифметикадан, рус теленнән керү сынауларын өчлегә бирдем. Иптәшләрем бирә алмагач кайтып киттеләр. Мин дә сагынуга түзә алмам, дип кайттым. Әти-әниләр ачуланмадылар: "Котлы Бөкәшкә 8 класска укырга барырсың, хәзер уку кирәк,"-диделәр. Билгеле монда Әдһәм абый һәм Мәхмүт абыйларның роле зур булды. Сигезенче класста укыганда фин сугышы башланды. Уку елының (1930-1940еллар) беренче чирегендә минем ике фәннән начар билгеләрем чыкты. Бала гына булсам да, мин болай укырга ярамаганлыгын ул вакытта бик яхшы аңладым. Кеше үз ялгышын аңласа, таныса, тиешле нәтиҗә ясый алса гына тормышта уңышларга ирешә ала. Шуңа төшендем.
Сигезенче класска укырга Бөкәш урта мәктәбенә 1939 елны 22 укучы барык. Ләкин күп укучылар кайсы укый алмыча, кайсы укыйсы килмичә мәктәпне ташлап кайтып киттеләр.
-1940 нчы елда тугызынчы классны без Күгәрченнән җиде укучы тәмамладык.
Сугыш башланган көнне яхшы хәтерлим
1941 нче елның 21 июнен яхшы хәтерлим. Ул көнне без физикадан имтихан бирдек. Безгә еллык билгеләрне әйттеләр. Без сөенешеп, уйнаша-уйнаша авылыбызга Күгәрченгә кайтып киттек. Ләкин бу көн безнең бәхетле үсмер чагыбызның соңгы көне булган шул. Авылга кайттык, кичкә кадәр аны-моны белмәдек. Ул вакытта авылда радио юк иде әле. Шулай да авылда сугыш башланачак, дигән сүзләр йөри иде инде.
1941 елның 22 июнендә уянып китүгә ишеткән беренче сүз-"Сугыш" булды.
Ул көнне, иртән бераз яңгыр сибәләде. Төштән соң Яруллин Нурый дигән кешеләрнең өе яна башлады, Янгынны бик тиз сүндерделәр, зур зыян булмады. Сугышның беренче көнендә үк авылдан 100 гә якын кеше повестка алды. Һәр көнне фронтка 20-40 кеше китә иде. Ул елларда безнең авыл Кызыл-Йолдыз районына керә иде, район үзәге Котлы Бөкәштә иде. Шуңа күрә фронтка китүчеләр Бөкәшкә баралар иде. Һәр көнне Алан тау башында халык Сабантуендагы кебек күп җыела. Йөрәк өзгеч көннәр. Ирләр, хатын-кызлар, бераз аңлый башлаган сабыйлар елыйлар, саубуллашалар иде. Ул көннәрнең хәсрәтен язып та, сөйләп тә, беркем дә аңлата алмас минемчә. Авыр көннәр. Бик күпләр сугыш тиз бетәр дип өмет иттеләр.Шактый кызык-кызганыч хәлләр дә булгалый иде. Мәсәлән бер абый исергәч хатынына: "Гитлерны исән килеш бәйләпме, әллә үтереп башын алып кайтыйммы",--дип сораган имеш. Безнең Минниса астайның ире Фәретдин җизни фронтка китәргә дип арбага утыргач: "Чүкеч алып чыгыгыз әле,"-дигән иде. "Чүкеч нәрсәгә,"-дип сорагач, "Гитлерның башын сугып ярырга,"-диде. Мин аны бик яхшы хәтерлим. Бу сүзләр салмыш баштан әйтелсәләр дә, аларда дошманны тиз арада җиңеп булыр дигән өмет бар иде. Кайбер мәгълүматларга караганда 1941 елның август аена ук авылдан фронтка 375 ир-ат киткән. Ә барлыгы 500 ләп кеше киткән. Шушы кешеләрнең 245-е Ватан өчен башларын салганнар. Аларның кабере Украинада да, Белорусиядә дә, дошман басып алган территорияләрдә, без азат иткән илләрнең кырларындадыр.
Тулысынча газетабыздан укый аласыз.
Фото: http://img.desmotivaciones.es/201210/bookdiaryhomeworkjournalmarkerFavim.com131563.jpg
Нет комментариев