Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә–75 ел

Якташыбыз Савинов - оста танкистлар исемлегендә

Петр Иванович Савинов Питрәч районының Югары Казыли авылында туып, Балык Бистәсе урта мәктәбен 1938 елны тәмамлый һәм анда укытучы булып эшли башлый. Мәктәптә 30 нчы елларда белем бирүчеләр А. Мирясова, О. Шарова,  А. Шурыгина, Е. Субботина, М. Табуков истәлекләре буенча аның югарыдан бирелгән таланты күренә.


Күп тә үтми, ул армия сафларына алына. Башта Оренбургтагы хәрби очучылар училищесына билгеләнсә дә, язмыш аны Камышино шәһәрчегендәге Кызыл Армия өчен командирлар әзерләүче хәрби училищега китерә. Петр Савинов шулай итеп танкист була.
Дәһшәтле 1941 ел килеп җитә.  Ул бөтен көчен  Ватанын саклауга бирә, аның чын тугрылыклы солдаты була. Вакыйгаларның алдан ничек булачагын тоемлау хисе аны күп очракта алдамый.  Ул үз сүзен, дөресен әйтеп сөйләшә. Башкаларга да фикерен җиткерә белә. 
Ул фронтта  Рыбалко җитәкчелегендәге 3 нче танк  армиясенең 53 нче танк полкында хезмәт итә
Петр Савинов чын күңелдән җиңүгә ышана, аның өчен үз-үзен кызганмыйча көрәшергә әзер. Җиңүне якынайту өчен сугышчыларның әзерлеген аңлап, сугыш тынып торган араларда алар белән күнегүләр үткәрә. Һәр солдатның тормышын саклап калу өчен тырыша. 
Дошман тылына 200-300 километр эчкә үтеп кереп рейдлар ясый. Калач, Днепр, Пуще, Водица, Белогородка, Хмельницкий, Уланово, Букринский плацдармы өчен барган сугышларда геройлык һәм кыюлык үрнәкләре күрсәтә.
Савинов ротасы һәм ул үзе дошманнар өчен куркыныч тудыручы подразделение булып тора.
Аның ротасы тарафыннан юк ителгән Германиянең сайлап алынган танк берләшмәләрен юк итү үзе бер могҗизага тиң. Тикмәгә генә аны Германия командованиесе “беренче дошман” дип атамый.
Бу уңайдан аның энесе Андрейга язылган хат өзегендә “Танклар фараларын яктыртып һәм сиреналарын кычкыртып, орудиедән һәм пулеметлардан ут ачып алга ыргыла. Алар артыннан пехота күтәрелә. Төнге атака дошманга психологик яктан шулкадәр көчле тәэсир итте. Танклар туктап тормыйча йортларның почмакларын эләктереп китеп аларны җимерелүгә китерделәр. Фашистлар йортлардан йөгереп чыга алмыйча, күбесе хәрабәләр астында калдылар”, - дип яза ул.
1943 елның сентябрь аенда Фастов шәһәре өчен барган сугышта аның ротасы дошманны эзәрлекләгәндә 5 танк, 8 кул пулеметы, 2 пушка һәм  ике ротага якын пехотаны юк итә.
Сугышларның берсендә алган яралардан соң туган ягына ялга кайткач аны дусты хәрби комиссариатта эшләргә өнди. Тик Петр Савинов үзенең частенә кире кайта.
Батырлыклары өчен ул 3 нче дәрәҗә Кутузов, Сугышчан Кызыл Байрак, ике мәртәбә Кызыл Йолдыз орденнары һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Ике тапкыр Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. Моны 1943 елның 14 ноябре һәм 1944 елның 3 гыйнварындагы бүләкләү өчен тутырылган документлар раслый. 
Хәрби аналитиклар аның исемен икенче Бөтендөнья  сугышының оста танкистлары исемлегенә кертәләр.
1944 елның 4 март - соңгы көндәге сугышында аның экипажы 4 дошман танкын юк итә.
Аның якты истәлеге хәзерге буын яшьләрендә дә саклана. Балык Бистәсе гимназиясендә аңа багышланган хәрби дан музее оештырылу шуның ачык мисалы.

Мария Трофимова,
туган якны өйрәнүче тарихчы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса