Безнең гаилә Германиянең Тапиау шәһәреннән ерак түгел урнашкан лагерьда тоткынлыкта булды. 1945 елның апрель ае башында Совет Армиясе уңышлы һөҗүм итә, фронт сызыгы көннән-көн якынлаша.
Безне бер чуаш гаиләсе белән бергә олауларга утыртып, сак астында, Кенигсбергка (хәзерге Калининград) таба алып киттеләр. Шәһәргә берничә километр калгач олауларны бер торак пункт янында броняларына кызыл йолдызлар ясалган танклар туктатты. Без аларны бик сөенеп каршыладык. Дүрт ел буе тоткынлыкта яшәп көттек бит без аларны.
Пулялар сызгыра, бомбалар шартлый башлагач якындагы бер йортка кереп идәнгә яттык. Бераздан бу йортның түбәсе яна башлады. Без икенче йортка кереп качмакчы булдык. Әмма совет солдатлары ул йортка да ут кабачак дип, башка тоткыннар качкан подвалга юл күрсәттеләр. Пулялар сызгыруы астында шактый араны йөгереп үтеп подвалга яшерендек. Ерак түгел ике, әллә өч катлы йорт, сыер абзары бар иде. Ату, шартлау тавышлары тынгач подвалдан чыксак, әлеге биналарның кирпеч өеменә әйләнүен күреп тетрәндек. Кинегсберг өчен бәрелеш шулай каты булды.
Подвалда әнигә сыенып утырганым куркыныч төш кебек һаман хәтердә. Янәшәдә снарядлар ярылган саен шартлау дулкыны белән подвал ишеге ачылып китә, үлем сулышын өргәндәй була иде. Без әни белән бер туктаусыз белгән догаларыбызны укып утырдык. Ниндидер могҗиза белән генә исән калдык инде. Әйләнә-тирәдә бөтен нәрсә җимерелгән, снаряд чокырлары гына калган иде. Бу торак пункт берничә тапкыр немецлар, аннары безнекеләр кулына күчә. Әни безнең солдатларга Казаннан булуыбызны әйткәч, Казанны немецлар басып алмады бит, ничек әсирлеккә эләктегез дип бик гаҗәпләнгәннәр инде. Аннан соң әни сугышка кадәр гаиләбезнең Казаннан Польшага әтиебез Николай Тужилов хезмәт иткән урынга күчеп килүен аңлатып бирде. Әти 1939 елда 86 нчы Казан кавалерия дивизиясенең 169 нчы укчы полкы составында фин сугышында катнаша.
Менә шулай итеп безнең гаиләне: әнине, мине, сеңлем Люданы 1945 елның апрель ае башында совет солдатлары тоткынлыктан азат иттеләр. Аларның барысына да гомерем буе рәхмәт хисләре саклыйм.
Җиңүне каршылаган көн хәтердә уелып калды. Һәр тарафтан: "Ура, Җиңү!",-дигән авазлар яңгырап торды, солдатлар автоматлардан салют бирделәр.
Илебезне азат итүчеләргә, бүгендә тынычлык сагында торучыларга зур рәхмәтемне белдерәм, якынлашып килүче Бөек Җиңү көне белән котлыйм.
Нина Бозина.
Нет комментариев