Безнең илдә XX гасырның иң канкойгыч, дәһшәтле сугышы салкын сулышын өрмәгән гаиләләр сирәктер инде.
Бик күп гаиләләрдә сугышның иң хәсрәтле хәбәре-похоронкалар саклана. Зәңгәр Күл авылыннан Зәйнуллиннар гаиләсенә дә 1942 елның 5 декабрендә уллары Сәлимнең, 23 мартында Габдрахманның Социалистик Ватан өчен батырларча һәлак булулары турында кара хәбәрләр килеп төшә.
-Әбием Әсмабикә еш кына шул похоронкаларны күкрәгенә кысып, улларымның җәсәде күмелгән җиркәйләрне бер күрәсем килә, дип елый иде, - ди Наилә Шиһапова. - Әбидән соң бу сагышлы ядкарьләрне әнием Гәүһәрия кадерләп саклады.
Ул да гомере буе абыйларының каберләрен барып күрү турында хыяллана. Әмма шул кадәр ерак юлга чыгып китәргә мөмкинлекләре булмый инде. Аларның хыялларын тормышка ашыру Наилә ханымга насыйп булган икән. Әбисенең, әнисенең әйтелмәгән васыятен үтәү теләге олыгая барган саен көчәя генә. Иң элек Сәлим абыйсын табарга карар бирә ул. Аның похоронкасында Сталинград өлкәсенең "Биш Курган" районында туганнар каберлегенә җирләнгәнлеге хәбәр ителә. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашып килгәндә Россия Оборона министрлыгы архивларына, Волгоград өлкәсенең хәрби комиссариатына хатлар юллый. Эзләнә торгач абыйсының сугыштан соң хәзерге Волгоград өлкәсенең Городищенск районы Дмитриевка хуторы янындагы туганнар каберлегенә күчереп җирләнгәнлеген ачыклый.
Узган ел 6 майда улы Илнур, оныгы Камилә белән шәхси машиналарына утырып юлга кузгалалар. Изге юлда йөргәннәргә Ходай үзе булыша инде.
- Авыл җирлеге башлыгы бик җылы каршылады, уңайлы фатирга урнаштырдылар, озатып йөрүче билгеләделәр. Без килгәндә туганнар каберлеген җыештырып, коймаларын буяп йөриләр иде. Улым Илнур да кулына пумала алып үз өлешен кертте әле. Бу каберлеккә җирләнгән 1449 каһарман арасында абыемның исем-фамилиясен табып укыганнан соң, җилкәдән авыр йөк төшкәндәй булды, изге бурычны үтәгәннән соң була торган илаһи бер рәхәтлек кичердем, - ди Наилә ханым ирексездән бәреп чыккан күз яшьләрен сөртеп. - Волгоградка барып Бөек Ватан сугышына бәйле тарихи урыннарда, легендар панорамада да булдык. 8 май көнне авыл җирлегендә «Хәтер көне» уздырдылар. Туганнар каберлегенә җирләнгән һәр солдатның исемен атадылар Абыемның фамилиясен яңгыратканда күңелне биләп алган хис-тойгыларны сүзләр белән генә аңлатырлык түгел инде. Гомумән, волгоградлыларның сугышка бәйле һәр нәрсәгә: ядкарьләргә, хатирәләргә, һәйкәлләргә мөнәсәбәте сокландырды. Бу җирнең һәр карышын өткән шул сугыш уты. Онытырлык итмәгән. Әле дә булса, җир куеныннан солдатларның җәсәдләре, шартламаган снаряд, патроннар чыгып тора икән шул.
Шул хисләр астында кайтышлый Зәңгәр Күл авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашланың истәлеген мәңгеләштерү өчен обелиск булдыру теләге кабына Наилә ханымда. Аның бу башлангычын район хакимияте башлыгы Илһам Валеев, авыл җирлеге башлыгы Альберт Сафин, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Вазыйх Хәмидуллин, туганнары, авылдашлары хуплыйлар. Һәркем мөмкинлегеннән чыгып матди ярдәм күрсәтә.
...Зәңгәр Күлнең үзәгендә авыл каһарманнарының исемнәрен мәңгеләштергән мәһабәт обелиск тора. Анда Зәңгәр Күл, Колос авылларыннан сугышта катнашкан 92 ир-егетнең исемнәре язылган. Кайчандыр шушы мәйданнан сугышка чыгып киткәннәр ул асыл егетләр. Аналарның, хатыннарның күз яше тамган биредә.
Хәзер бабалары, аталары сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган, ерак җирләрдә ятып калган авылдашларның да килеп дога кылыр, чәчәкләр салыр урыны бар.
Илгиз Җамалиев.
Нет комментариев