Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә–75 ел

Онытылган сугышта мөселман солдатлар язмышы

Соңгы берничә елда Беренче Бөтендөнья сугышы темасы калку чагылыш таба башлады. Канлы вакыйгада татарларның батырлыгы турында хәтта документаль фильм да төшерелеп, киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Моңа, әлбәттә, сугыш юбилее дә сәбәп булгандыр...

Татарның танылган галиме, мөгаллим Искәндәр Гыйләҗевне без Икенче Бөтендөнья сугышы тарихын җентекләп өйрәнгән галим буларак яхшы беләбез. Германия архивларында шактый эзләнүләр үткәреп, ул Идел-Урал легионы хакында әтрафлы хезмәтләр чыгарды.

Бүген исә Бөтендөнья Татар конгрессы бинасында "Российские солдаты-мусульмане в германском плену в годы первой мировой войны" дигән саллы китап тәкъдим ителде. Монографиянең авторлары - Искәндәр Гыйләҗев һәм аның аспиранты, яшь галимә Ләйлә Гатауллина. Тәкъдим итү кичәсендә Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе Разил Вәлиев, галимнәр Илдус Заһидуллин, Дамир Исхаков һ.б. катнашты. Алар әлеге хезмәт турында үз фикерләрен җиткерде. Искәндәр Гыйләҗев исә, әлеге темага ничек килүен ассызыклады һәм тарихта "онытылган сугыш" дигән термин алган олы фаҗиганең асылын өйрәнүнең әһәмияте турында сөйләп узды.

Татар язмышын өйрәнгәндә, ул еш кына I Бөтендөнья сугышына караган материалларга юлыккан. Ике вакыйга бер-берсенә ничек бәйләнгән, татар әсирләренең төрмәләрдәге язмышы, ике сугышның охшаш яклары, бер-берсенә бәйлелеге бармы-юкмы? Нәкъ менә әлеге сораулар аша галим "онытылган сугыш" темасына якыная да инде.

- Икенче Бөтендөнья сугышында кеше язмышы, Беренче Бөтендөнья сугышында кеше язмышы... Нигездә, без күп вакытта сугышны тантана итеп кабул итәбез. Ә ул, беренче чиратта, фаҗига. Кызганычка каршы, еллар узу белән аның фаҗигасы артта кала, каһарманлык калкып өскә чыга. Ә бит без сугышны фаҗига итеп кабул итәргә, аңа аек акыл белән карарга тиеш. Беренче дөнья сугышы - Икенче дөнья сугышы башы ул. Әгәр дә беренче сугыш булмаса, икенчесе дә булмаган булыр иде. Аларны бер вакыйганың ике чылбыры итеп карарга кирәк. Татар язмышы ике сугышта бер-берсенә охшамаган булса да, алар ничектер бер-берсен хәтерләтәләр. Шуның өчен дә аларны өйрәнү - әһәмиятле, - дип саный Искәндәр Гыйләҗев.

Чыннан да, әсирләрнең, солдатларның язмышы аша без тарихыбызны күзаллыйбыз. Китапны тәкъдим иткәндә, галимнәребез ислам диненең роленә дә тукталды. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Германия дөнья тарихында беренче тапкыр күләмле эксперимент уздыра - дини факторны сәяси, хәрби көрәштә файдалана. Мәгълүм ки, Германия мөселман дәүләте түгел, ләкин ул ислам факторын үз файдасында кулланмакчы була. Әлеге юнәлешләрнең асылына төшенү өчен дә "Российские солдаты-мусульмане в германском плену в годы первой мировой войны" китабының бүгенге көндә әһәмияте бар. Әлеге китап темасы татарлар белән генә чикләнми. Монда авторлар тарихыбызда "онытылган сугыш" дигән исем алган канлы вакыйганың асылына төшенергә омтыла. Теләсә нинди сугыш - ул, беренче чиратта, фаҗига, ил һәм шәхси язмышлар фаҗигасе. Германия дәүләте әсир мөселман солдатлары өчен махсус лагерьлар төзегән. Анда агитация эшләре алып барылган, әлбәттә инде, татар-башкорт тоткыннарының хәле чагыштырмача яхшырак та булган. Мөселман әсирләренең ул чагындагы рухи халәте җиңел булмагандыр. Россиядә яшәүче мөселманнар анда үги бала сыйфатында булын искә алсак, аларга үз ватаннары өчен кан кою да җиңел булмагандыр. Әмма галимнәребез раславынча, алардагы ватанпәрвәрлеккә сокланасы гына кала.

Китапның икенче авторы Ләйлә Гатауллинага Германия архивларында шактый эшләргә туры килгән. "Мин фәнни җитәкчем Искәндәр абый эзеннән киттем. Ул үз хезмәтләрендә Икенче Бөтендөнья сугышындагы мөселман әсирләре белән Беренче Бөтендөнья сугышы әсирләрен параллель рәвештә куеп язды. Менә шуннан кызыксынып киттем. Германиядә татар әсирләре арасындагы агитация, аның аяныч нәтиҗәләрен тәфсилләп өйрәнәсем килде. Кандидатлык диссертациям дә шул теманы колачлады. Чит ил архивында эшләгәндә бернинди кыенлык та кичермәдем. Баштарак тел мәсьәләсе генә авыррак иде. Андагы мәгълүматны алу, аны куллану уңайлы булды. Җирле галимнәр без - татарларны өйрәнгән, кайбер темаларга хәтта бездән алда да кереп киткәннәр. Китаплар язганнар, хезмәтләр дә бастырганнар. Институт, фәнни оешмаларда төрки халыклар, шул исәптән татар халкы белән дә бик кызыксыналар", - ди Ләйлә Гатауллина.

Без еш кына патриотик тәрбия турында сүз чыкканда, балалар өчен тарихи китапларның юклыгына зарланабыз, язучыларның бу өлкәдә сүлпәнлек күрсәтүенә көенәбез. Татарстанның Милли архив директоры Данил Ибраһимов үзләрендә Бөтендөнья сугышына караган берничә мең документ саклануын белдерә һәм галимнәребезне хезмәтәшлеккә чакыра. Моннан тыш Милли архивка "онытылган сугыш" әсирләрен яздырып калган музыкаль әсәрләр дә кайтарылган. Данил ага борынгы җырларыбыздагы моң, мелизмнарга шаккатуын җиткерде. Җырларны ул бүгенге көн сәнгатькәрләребезгә дә тәкъдим иткән.

Китапта конкрет әсирләрнең шигъри юллары да тәкъдим ителгән. Мәсәлән, Томски губернасыннан Набиулла Зәйнуллинның блокнотына күз салыйк:

Сагынам туган-үскән илне...
Әллә кай төше бигрәк ямьле иде.
Сөямен шул илемне, уйлап көямен,
Яшел болуннардин шаулап акган
Сулары да татлы, тәмле иде.
Бигрәк дә шул сулар тора йөрәкдә...

Китап тәкъдим итү кичәсендә киләчәктә дә Беренче Бөтендөнья сугышы һәм анда катнашкан миләттәшләребез, бигрәк тә чит илләргә китеп югалган әсирләрнең язмышын ачыклау заурияте барлыгы да билгеләнде. "Соңгы елларда без татар тарихын җентекләп өйрәнә башладык. Моңарчы Беренче Бөтендөнья сугышы чорында татар солдатлары язмышы өйрәнелмәгән иде. Әлеге китап шунысы белән дә бик кадерле, монда без моңарчы белмәгән фактларны күрәбез. Моңарчы без сугышта кан койганнар, төрмәләрдә җәфа чиккәннәр, дигән кебегрәк кенә белә идек. Баксаң, әсирләрнең оркестрлары, театр студияләре, хәтта мәчетләре дә булган... Еш кына, ни өчен мондый шартлар тудырылган икән дигән сорау бирә торган идем. Әлеге китаптан моңа да җавап таптым. Китап аңлаешлы итеп язылган, аның галимнән алып гади укучыга кадәр кызыклы булачагына шигем юк", - дип билгеләде халык шагыйре Разил Вәлиев.

Мөршидә Кыямова.
http://intertat.ru/tt/society-tt/item/45715.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Онытылган сугышта мөселман солдатлар язмышы