Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә–75 ел

Мәгъмүрә апа Гиниятуллина үзенең истәлекләре белән уртаклаша

Үткәннәрне барлар өчен җанда хәтер яши. Шатлыгын да, борчу-хәсрәтләрен дә үзенә сыендырган ул. Иңнәренә сугыш газабын салган ветераннар өчен аның кыйммәте аеруча зур.

Котлы Бөкәш авылыннан Мәгъмүрә апа белән утлы сугыш еллары истәлекләрен барлыйбыз. Чал чәчле фронтовик 93 яшен тутырса да хәтеренә уелган көннәрне әле дә онытмаган. Хәер, онытырлыкмыни соң ул еллар...
Әтисе Гарифулла ага сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алына, 1942 елның май аенда 18 яшьлек кызга да хәрби комиссариаттан чакыру кәгазе китерәләр.
-Авылдан берүзем киттем, Татарстаннан 8 кыз идек. Казаннан товар поездына утыртып Ерак Көнчыгышка озаттылар безне. Хабаровский өлкәсенең Лялич авылы читендә урнашкан аэродромда хезмәт иттем. Анда без хәрби самолетларны ремонтлый идек,-дип хәтер сандыгын барлый бүген фронтовик.
Без дигәне хатын-кызлардан торган эшче мотористлар төркеме. Альбомдагы сугыш чоры фотоларына күз салам. Өсләренә солдат гимнастеркалары кигән япь-яшь кызлар. Араларында якташыбыз да бар. Сержант званиесен алган Мәгъмүрә Гыйниятуллина яңа килгән кызларны эшкә өйрәтә. Көнне төнгә ялгаган хезмәт белән Җиңү көнен якынайту өчен тырыша алар.
-Беркөнне пулялардан тишкәләнгән самолет китерделәр. Шуны ремонтларга керештек. Мотор җыю бүлегендәге кызлар двигательне карыйлар, ә без самолетның эчке җиһазларын яңартабыз. Бер атна дигәндә эшебезне төгәлләдек. Рәхмәт йөзеннән летчик безне самолетка утыртып берничә мәртәбә аэродром өстеннән әйләндерде,-ди көлемсерәп Мәгъмүрә апа.
Фронт өчен гаять зур эш башкарган кызларның хезмәте хөкүмәт бүләкләренә дә лаек була. Җиңү таңын каршылап, 1945 елның октябрендә туган авылына кайтып төшкән Мәгъмүрә Гыйниятуллинаның күкрәген фидакарь хезмәте өчен бирелгән орден-медальләр бизи.
-Әти дә фронттан исән-сау кайткан иде. Мине алырга Үсәлигә ат белән килде. Очрашуны гомер онытырлык түгел: әти-миңа, мин аңа каршы йөгерәм. Кочаклашып күрештек. Шатлыктан икебез дә елыйбыз,-дип искә ала Мәгъмүрә апа ул көннәрне.
Әйе, җиңү җиңел бирелмәгән. Хатын-кызларның сабырлыгын, ныклыгын, түземлелеген сугыш аяусыз сынаган. Сугыштан соң да колхозны торгызу, авылларны тернәкләндерү өчен күп көч, тир түгелгән. Мәгъмүрә апа мәктәптә укытучы булып эшләсә дә, җәмәгать эшләре активисты булган. Соңрак Котлы Бөкәштәге Сбербанк бүлекчәсенә күчкән һәм шунда 15 ел эшләп лаеклы ялга чыккан.
-Бүгенге көнемә шөкерана кылам, балам. Хөкүмәтебез дә онытмый. Әнә илбашларыннан да котлау хатлары килде,- ди ул кулына тоткан хатны күрсәтеп. - Ирем Мөбәрәкҗан белән әйбәт яшәдек. 5 бала тәрбияләп үстердек. Ул да фронтовик иде. Балаларыбыз бик игелеклеләр, Аллага шөкер. Барысы да югары белем алдылар, үз тормышларын матур кордылар.
Әнә шулай бүгенге көненә сөенеп гомер кичерә Мәгъмүрә апа. 11 оныгын, 13 оныкчыгын күрү бәхетенә ирешкән ул. Кызганыч, Мөбәрәкҗан ага гына фронтта алган яраларыннан сызланып 64 яшендә гүр иясе булган. Мәгъмүрә апа бүгенге көндә Полянка авылында кызы Райлә тәрбиясендә яши. Рәхимсез еллар җыерчыкландырган йөзендә сугыш газаплары чалынса да, хәзерге иркен, мул тормышның яктылыгы карашында сирпелә аның. Шөкерана кылып яшәве дә шуннан килә.
Фәрваз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев