Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә–75 ел

Хәтер ул елларны мәңге җуймас

 Сугыш елларының авырлыгы, илебезгә китергән  ачы хәсрәтләр хәтерләрдән җуелырлыкмы соң? Һич юк! Ветераннар истәлеге булып буыннардан буыннарга күчәр ул.

 Менә бит, Аллаһыбыз насыйп иткәч тагын очраштык”, дип каршылады үземне Нәҗметдин бабай. Хәтере, зиһененә сөбханалла! Югыйсә кыска гына вакытлы очрашуыбызга да байтак еллар узган. Мөлаем йөзле аксакал булып күңелемә кергән ветераныбыз исә һич үзгәрмәгән: сүзнең тәмен белеп сөйли, ипләп кенә үткәннәрен барлый, гомер йомгагын сүтә.

Тумышы белән Яңа Сала авылыннан Нәҗметдин Фәхретдин улы Хәмидуллин. Балачагы, яшьлеге биредә үткән. Бала вакытыннан тормыш арбасына җигелсә, яшьлегенә утлы еллар гарасаты да килеп кушылган. 1944 елда унҗиде яше тулган егетләргә армиягә чакыру кәгазьләре килә башлый. Алар арасында Нәҗметдин Хәмидуллин да була.

...Поезд кечкенә станцияләргә туктамый алга йөгерә. Туган җирдән ераклашкан саен күңелне ниндидер курку, шом били. “Я кайтырбыз, я кайтмабыз...”, - дип җырлап саубуллашкан егетләр алда ни көтәсен белмәсәләр дә, фронт сызыгында ниләр кайнаганын чамалыйлар.

Без Казаннан туры Саратовка килеп төштек. Шунда хәрби ант кабул иттек, алты ай өйрәнүләрдә булдык, укыдык,дип искә ала Нәҗметдин ага ул елларны. –Аннары Брянск өлкәсенә җибәрделәр. Карачев шәһәреннән 6 чакрым ераклыкта урнашкан хәрби частьта радист, электромеханик булып хезмәт иттем, ди ветеран.

Җиңү китергән 1945 елның 9 мае исә иң бәхетле көннәрнең берсе булып күңеленә уелган. “Иртән безне бер сафка тезделәр дә җиңү турындагы шатлыклы хәбәрне җиткерделәр. Сөенүебезнең чиге юк иде. Аны берничек тә аңлатып булмый, балам”, - ди Нәҗметдин ага һәм сиздермәскә тырышып йөз буразналары  аша юл тапкан күз яшьләренә кагыла.

Беравык сүз катырга кыймый, карашымны читкә алам. Беләм, чык тамчыларыдай бу күз яшьләренә чал чәчле, күпне күргән ветераннарның шатлыклары да, яу кырында ятып калган авылдашлары өчен әрнүле хәсрәтләр дә сыйган. 75 ел узса да хәтер җуелмый, ул мәңгелек!

Утны-суны кичкән фронтовиклар тыныч тормышта да сынатмый. 1953 елның август аенда демоблизацияләнеп, өлкән сержант Нәҗметдин Хәмидуллин туган авылы Яңа Салага кайтып төшә. Эшче куллар кайда да кирәк, шуңа да сайланып тормый, янәшәдәге Шомбыт спирт заводына эшкә килә ул. Армиядә алган электромеханик белгечлеге белән эшкә урнаша, инженер, тәэминатчы булып эшли. Тырышлыгы белән коллективта абруй яулый һәм 45 ел хезмәт куеп лаеклы ялга чыга. Намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен хөкүмәтебез тарафыннан күкрәк билгеләренә, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатларына ия була.

Гомер шулай узды, балам. Йөз кызарырлык яшәлмәде, шуңа шөкер итәм. Карчыгым Сәкинә белән 50 ел бергә тату яшәдек. Өч бала үстердек. Балаларыбыз бик акыллы, тәүфыйклы булдылар, ди ветеран.

Әйе, бәхетле картлык бу. Балалары, оныклары туган нигезгә тузан төшермиләр, әтиләрен кадер-хөрмәттә яшәтәләр. Әледән әле үзләре янына яшәргә чакырсалар да туган нигезен калдырып китәсе килми Нәҗметдин аганың. Шулай да язга чыккач Котлы Бөкәштәге кызы Рауза апа янына килергә тәвәккәлләгән әле. Очрашуыбыз да шунда булды.

...Өй эче якты нурга күмелгән. Янәшәдә уйнап йөргән оныкчыкларына карап бүгенге матур тормышка шөкерана кыла ветеран. Тыныч тормыш бәрабәренә, шушы сабыйлар хакына яулап алынган Җиңү көненең һәр мизгеле кадерле аның өчен.

 

Фарваз Каюмова.

фото автордан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса