Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Бөек Җиңүгә–75 ел

Чын мәхәббәт сугыш елларынан да, авыр сынаулардан да сынмый (яшьләргә гыйбрәт)

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, бәлки, яшьләргә гыйбрәт булыр дип кулыма каләм алырга булдым. Утлы сугыш елларын кичкән, соңыннан авыр сынауларда да сынмаган мәхәббәт соклану үрнәге булырга лаек дип саныйм. Язмамның геройлары инде бакыйлыкка күчкәнлектән, сүзләрем дога булып ирешсә иде дигән теләктә калам.

Әтием Нәбиуллин Хатыйп Дәүләтша улы һәм әнием Мөхәммәтҗанова Фәһимә Габдрахман кызы Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылында туып үсәләр. Бергә җидееллык мәктәптә укыйлар, беренче сыйныфтан бер парта артында утыралар. Бәлки, балачакның эчкерсез дуслык мөнәсәбәтләре тора-бара олы мәхәббәткә әверелгәндер. Әтием җырга бик оста иде. Кич белән югары очта җыр башласа, авылның түбән очында яшәгән әнием ишетеп, танып ала торган була. Яшьлек хисләренең бар матурлыгын, самимилеген каһәр суккан дәһшәтле сугыш өзә.
18 яше туларга 27 көн кала 1943 елның 24 январендә, армия сафларына алалар аны. Иң кызыклысы шунда: сугышка киткәндә әнием белән язылышу турындагы таныклыкны кесәсенә салып алып китә!Таныклык 1943 елның 22 январендә 6-нчы номер белән теркәлгән, аңа сәркатип Рабига Альмушева һәм инде олы яшьтә булган, Авыл советы рәисе булып калган Гани абзый кул куйган. Ул авыл Советындагыларны мондый документ эшләргә ул ничек күндерә алгандыр, әле һаман сер булып кала. Гани абзый чыгып сөйләмәсә, бу вакыйганы күпләр белмәс тә иде. "Дәүләтша малае сугышка китеп бара, Габдрахман кызы белән язылыша, ә кызы бу хакта белми дә", - ди ул. Баштагы мәлдә бик ачуы чыккан әнием фронттан килгән хатларга да җавап бирми (бәлки, соңрак аның үз фамилиясендә калуы да шушы эшкә протест йөзеннән булгандыр). Әмма әтием: "Син мине көтсен дип эшләдем моны", - дип гафу үтенгәч аралары җайлана.
Канаш шәһәрендә яшь сугышчы мәктәбеннән әтине Гороховец лагерьларында урнашкан 10-нчы уку бригадасына күчерәләр. Биредә танкка каршы мылтык белән эш итәргә өйрәтәләр һәм кече сержант дәрәҗәсе биреп, ноябрь аенда фронтка озаталар. Шунда ул Калинин фронты составында беренче сугышчан чыныгуын ала, Великие Луки шәһәрен азат итүдә катнаша. Соңрак аларның хәрби частен Белоруссиягә күчерәләр. Витебск шәһәрен азат итү өчен барган яу кырында беренче мәртәбә яралана. 1944 елның март аена кадәр госпитальдә дәваланганнан соң, 4-нче Удар Армия составындагы 1119-нчы укчы полкка җибәрелә. Литва һәм Латвияне азат итүдә катнаша. Шауляй шәһәренә җитәргә берничә чакрым калгач, аларны Польшага, Сандомир плацдармына озаталар. Биредә яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен әтием III дәрәҗә сугышчан Дан ордены белән бүләкләнә.
1945 елның гыйнварында кабат яралану һәм контузия. Польшаның Седельце шәһәрендә урнашкан госпитальдә дәвалана, Җиңү көнен дә ул шунда каршылый. Барлыгы 2 ел 2 ай һәм 10 көн сугышта була.
Әнием исә башта иң элек "Чулпан" колхозы идарәсендә хисапчы булып эшли, соңыннан авыл Советы сәркатибе итеп күчерәләр, читтән торып Чистай педагогия училищесын тәмамлагач, 1946 елның 1 сентябреннән Яңа Арыш җиде еллык мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып кабул ителә.
3 ел эшләгәннән соң аны мәгариф бүлеге Яншык авылына рус теле укытучысы һәм завуч итеп билгеләп, аңа җидееллык мәктәп ачу бурычын йөклиләр. Шулай итеп, яшьләргә тиз генә кавышу бәхете насыйп булмый. Сугыштан соң кадрлар җитмәү сәбәпле әтине хәрби хезмәттә калдыралар. Ул Германиядә хезмәт итә. 1953 елның октябренә кадәр 195-нче рота старшинасы вазыйфаларын башкара. Әлбәттә, чираттагы ялларда авылга кайтканда очрашалар алар. Берлин, Дрезден һәм Германиянең башка шәһәрләрен истәлекле бүләкләр алып кайта торган була. Хәрби хезмәттән соң ул гаилә корып җибәрә, әнине дә Яңа Арыш мәктәбенә рус теле укытучысы һәм завуч итеп күчерәләр. Иң элек әти авылда төзүчеләр бригадасын җитәкли, Балык Бистәсендә 10нчы сыйныфны тәмамлагач 1958 елда Шумково сигезьеллык мәктәбенә укытучы итеп билгеләнә, ике елдан аны Яңа Арышка хезмәт һәм физик тәрбия укытучысы итеп күчерәләр. 1954 елда беренче балалары дөняга килә, йорт сала башлыйлар, әни читтә торып Казан педагогия институтында белем ала. Тормыш җайланган кебек, әмма аларны зур сынаулар сагалый...
Икенче бала алып кайтырга әзерләнеп, сөенеп йөргәндә, табибларның әнигә куйган диагнозы аяз көнне яшен суккандай була: яман шеш диләр аңарда. Гомерен саклап калыр өчен баланы вакытыннан алда таптырырга, ә үзен кичекмичә дәваларга карар кылалар. Шулай итеп, 1958 елның 22 апрелендә, 7 айдан мин дөньяга килгәнмен. Казан шәһәренең кайсы бала тудыру йорты булгандыр анысы билгесез, иң элек җитлектерү боксы, аннан соң мине балалар йортына тапшыралар. Әле монысы да җиңел эш түгел бит, әти-әнисе исән килеш анда алудан баш тарталар. Әмма бөтен Европаны җәяүләп йөреп чыккан старшина да төшеп калганнардан булмый, матур итеп төрелгән баланы министр урынбасарының өстәлендә калдырып чыгып китә. Артыннан куып җитеп рөхсәт кәгазе бирәләр. Шунсыз мөмкин дә булмый: әни онкология хастаханәсендә дәвалана, әти күрше авылга йөреп эшли, 3 яшь ярымлык абыемны үзе дә колхоз эшеннән бушый алмаган әбием тәрбияли. Әни өчен авыр чорлар башлана. Дәвалау курслары, химиотерапия, радиоактив нурланыш сеанслары...
Дамир Нәбиуллин,
Яңа Арыш авылы.
Бу язманы тулырак газетадан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев