Хыяллар өмет бирә
Күгәрчен авылы мәдәният йортының халык белән тулы тамаша залы тып-тын... Барысының да карашы сәхнәгә төбәлгән. Ә анда Гөлшат Мөхәммәтшина пьесасы буенча «Ике аккош» спектакленең премьерасы бара.
Төрле язмышлар, гаилә фаҗигаләре белән үрелгән спектакль беренче пәрдәдән үк үз эченә алып кереп китте. Тормышның гел якты төсләрдән генә тормавын аңлаткан, газиз балалары тарафыннан читкә кагылган аналарның ачы язмышларын тасвирлаган спектакль иде ул.
...Картлар йорты. Караучысыз калган өлкәннәрне сыендырган йортны халык шулай дип йөртә. Андагы хезмәткәрләрдән никадәр генә җылы мөнәсәбәт, хөкүмәт кайгыртуыннан никадәр генә яхшы тәрбия күрмәсен, биредә тәрбияләнүчеләрнең йөзләрен сары сагыш баскан.
Спектакльдәге геройлар катлаулы гомер юлы үткәннәр. Картлар йортының якты, иркен бүлмәсендә яшәүче Маһинур (рольдә Рузилә Әхмәтҗанова) ике ирен һәм улын югалткан. Кызы (Чулпан Мингарипова) тормыштан ваз кичеп эчкечелеккә бирелгән. Маһинур бүлмәдәше Асылбикәгә (Алсу Мөхәммәтҗанова) шулар хакында ачынып сөйли. Инвалид коляскасыннан башка йөри алмаган Асылбикәнең дә үз хәле хәл. Әмма аның юмор хисле булуы, тормышны яратып яшәве башкалардан нык аерыла. Әнә тик торуны белмәгән куллары белән матур чәчәкле мендәр тышлары чиккән ул, стеналарга аның чигүле кул эшләнмәләре эленгән. Кулыннан энә җепне төшермәгән Асылбикә гаҗәеп сабырлык белән янә бер бер матурлык тудыра – ак ситсага ике аккош рәсемен чигә. Күрше бүлмәдәге Саимә (рольдә Дамирә Фатыйхова) кебек тирә-юньдәгеләргә ризасызлыгын белдерми ул. Алар дөньясына кайчандыр кибет мөдире булып эшләгән, янгын нәтиҗәсендә бар мөлкәтеннән мәхрүм калган Кадриянең (Розалия Миннебаева) килеп кушылуын да якын кешесе итеп кабул итә Асылбикә белән Маһинур.
Спектакльдәге вакыйгалар шул рәвешле бара. Ул ялгызлыкны шатлык-кайгылары, өмет-хыяллары аша чагылдырды. Әмма моңсулык белән башланган әсәрнең ахыры куанычлы тәмамлана. Картлар йортында туган нигезен, гаилә җылысын сагынып яшәгән апаларның хыяллары чынга аша. Якыннары белән очрашу бәхетенә ирешә алар. Әнә шулай ике аккош сурәтен төшереп чигелгән тукыма һәр героиняның өметләрен һәм теләкләрен яңарту символына әверелә.
Күгәрчен авылының җыр-моңга талантын күреп белгән тамашачы бу көнне аларны икенче яктан – артистлык ягыннан да ачты. Картлар йортында шәфкать туташы ролендәге Гөлнара Хәмидуллинаны, Асылбикәнең көтелмәгәндә табылган кызы Чулпан образындагы Гүзәлия Мөхәммәтҗанова уйнавын да тамашачы яратып кабул итте. Аларның һәрберсенә образлар килешле итеп сайланган. Асылбикә белән Маһинур ролен, мәсәлән, башкаларга биреп тә булмас иде. Ул нәкъ менә Алсу Мөхәммәтҗанова белән Рузилә Әхмәтҗанованыкы гына булырга тиеш кебек. Монысы инде, әлбәттә, спектакльне сәхнәгә куючы режиссер Чулпан Мингарипованың алдан күрә белү осталыгы, тәҗрибәсе. Моңа кадәр дә ул Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр”, Хәбир Ибраһимовның “Ялгыз каен күзе” спектакльләрен сәхнәгә куеп, тамашачының зур хөрмәтенә иреште. Бу юлы да «Ике аккош» спектакленең уңышлы чыгуы бәхәссез иде. Артистларның барысы да образларны тормышчан итеп, табигый җанлылыкта гәүдәләндерделәр. Бу аларның талантын, иҗади мөмкинлекләрен күрсәтте.
...Тамашачының көчле алкышы, рәхмәте спектакль ахырында бүләк, чәчәк бәйләмнәре булып сәхнәгә – үзешчән артистларга агылды. Авылдашларымның ихласлыгы, сәнгатьне, театрны яратуы һәм бер-берсенә булган хөрмәт-ихтирамы иде бу. Авыл җирлеге башлыгы Альберт Сафинның спектакльдә катнашучыларга, аны сәхнәгә куйган хезмәткәрләргә әйткән рәхмәт сүзләре, тапшырган бүләкләре артистларыбыз күңеленә иҗади рух өстәр, киләчәктә тагын да матур, уңышлы спектакльләр куелыр дигән өмет бирде.
Автор Фәрвәз Каюмова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia