Хезмәте белән макталган Таһир Хәмәтвәлиев
Район тарихында тыйнак хезмәте белән макталып үзенең кабатланмас эзен калдырган һөнәр ияләрен без әледән-әле барлап торабыз.
Бар гомерен үз халкы күз алдында уздырып, һәр кем алдында йөзе якты булган, теләсә кайсы кеше белән күкрәген киереп аралаша ала торган күптәнге танышым Таһир Хәмәтвәлиев нәкъ менә шундыйларның берсе. Бер-беребезне күптәннән яхшы белсәк тә аның белән әле болай озаклап әңгәмә корганыбыз булмады. Аннары, көндәлек мәшәкатьләр белән очрашып, аралашырга җае да чыкмады. Үзе дә каләм ияләре белән тынгысыз хезмәте, кылган гамәлләре хакында сөйләшергә ярата торганнардан түгел. Нишлисең, балачактан шундый күркәм тәрбия алып үскән егет инде ул. Ә аның гомер юлында һәр нәрсәгә тормыш үзе юнәлеш биргән. Күп кенә иптәшләре төсле кечкенәдән әтисе янәшәсендә автомашина йөртергә өйрәнгән. Югары Тегермәнлек мәктәбендә 7 сыйныфны тәмамлагач алар гаиләләре белән Балык Бистәсенә күченеп киләләр. Биредә укыганда автомашина йөртүче һөнәрен үзләштерә. Бер үк вакытта биредә аның күңелендә радиотехникага кызыксыну уяна. Балалык хыялын тормышка ашыру теләге аны Казан шәһәрендәге һөнәри уку йортына алып килә. Укуын тәмамлагач аны дәрәҗәле предприятиеләрнең берсенә билгелиләр. Шунда эшләп йөргәндә үзен хәрби комиссариат юлламасы белән кичке радиотелефонистлар әзерләү курсына җибәрәләр. Алар аңа солдат хезмәтендә бик ярап куя. Үзенең гражданлык бурычын ерак Себер ягында үтәп кайткан радиотелеграфистлар отделениесе командирын районыбызда гөрләп торган көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында ничек белеп алганнардыр, алар аны үзләренә эшкә чакыралар. Кыска гына вакыт эчендә район халкының телевизор һәм радио алгычларын тиз һәм сыйфатлы итеп төзәтүе өчен барысы да үз итә аны. Моннан тыш әле комбинат җитәкчеләре дә автомабиль йөртүчеләре еш авырып киткәнлектән яисә чираттагы ялга чыкканга аны автомашина белән шәһәргә товарга яисә авылларга җибәрергә гадәтләнәләр. Биредә карышуны белмичә үзенә йөкләнгәнне җиренә җиткереп башкаруын һәм барыннан да бигрәк гаделлеген сизеп аны участок башлыгы итеп билгелиләр.
Шулай күңелен биреп эшләп йөргәндә, дөньясы да уйламаган якка үзгәреп куя. 90 нчы ел башларында чит илләрдән күпләп телерадиоаппаратлар керүе, чыбыксыз телефоннарга да чират җитүе аның хезмәтенә нык кире суга, бу хезмәткә ихтыяҗ туктап кала. Кайбер көннәрдә аның эшсезлектән тилмереп утыруын күреп, 14 еллык хезмәт күнекмәсе булган егетне күршедәге ведомстводан тыш сак бүлеге җитәкчесе үзләренә эшкә чакыра. Бу вакытта әлеге оешма район кулланучылар җәмгыяте кибетләренә һәм товар саклау складларына сигнал бирү системалары урнаштырып барысын да диярлек үз карамакларына ала.
Тик утырырга яратмаган Таһирга бурычлар өстәлеп кенә тора. Ул чорларда эш урынында үз вазыйфасын кемнең ничек башкаруын белеп торган район милициясендә кадрлар бүлеген җитәкләгән, зирәк акыллы хезмәткәр Илдус абыйсы Хәлилов аны чакыртып үз белгечлеге буенча яңа вазыйфа тәкъдим итә. Берникадәр вакыттан соң егетне Казан милиция мәктәбенә укырга җибәрәләр. Ул аннан офицер дәрәҗәсендә кайтып хезмәтен дәвам иттерә. Биредә аңа 27 ел дәвамында үз һөнәре буенча баш белгеч, тыл хезмәте өлкән инспекторы кебек җаваплы вазыйфаларны үтәргә туры килә.
Аның 12 елын ул вакытлыча тоткарлау изоляторы башлыгы вазыйфасында үткәрә. Үз эшенең чын остасы булуын раслаучы тагын бер дәлилне телгә алмый мөмкин түгел. Гомуми хезмәт вакыты тулып 2013 нче елда лаеклы ялга чыккач та әле аны тынычлыкта калдырмыйлар, яңадан үзләренә чакырып 65 яше тулганчы араларыннан җибәрмиләр. Иң әһәмиятлесе, бүген биредә аның эшен улы һәм якын туганнары дәвам итәләр. Шулай итеп Таһир Шәмсевәли улы Хәмәтвәлиев гаиләсенең эчке эшләр органнарында гомуми хезмәт стажы 70 елдан артып китә. Ә мондый хәл хезмәт коллективларында сирәк күренеш.
Адрес Идрис Аметов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia