Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Олы Елга авылында яшәүче Галиуллиннар гаиләсенә тиңнәр юк

Олы Елга авыл җирлеге үзидарәсендә сәркатиб Галиәхмәт Сибгатуллин белән авылның тырыш, булдыклы кешеләре хакында сөйләшкәндә ул безгә Галиуллиннар гаиләсен мактап телгә алды.

Вакытны сузмыйча без аның белән әлеге хезмәт сөючән  егет яшәгән йортка юл тоттык. Без килгәндә Рәдиф Галиуллин  малларына печән таратып йөри иде. Аның сүзләренә караганда бу хезмәтне ул  кечкенәдән үз итә. Әтисе Әгъзам абый белән әнисе Хәтимә апа бар гомерләрен диярлек колхоз эшеннән калмыйча тырыш хезмәт куюлары белән бергә берсеннән-берсе тырыш, булдыклы өч малай да тәрбияләп үстергәннәр. Аларның һәркайсы өлкәннәр үрнәгендә төпләнеп, авылда калып, күпләр төсле абзар тутырып терлек асрап көн күрәләр. Дөрес, урта мәктәпне тәмамлагач  Рәдиф гөрләп торган шәһәргә юл тота. Әмма, ыгы-зыгылы шаулы шәһәр тиз туйдыра егетне, ямьле табигатьле туган авылы аны үзенә тартып кайтара. Тырыш кешегә авылда да бер дигән итеп үз тормышыңны корырга мөмкин. Балалык елларыннын ук үз иткән шөгыле бик ярап куя аңа. Әлбәттә инде, егет хуҗалык эшләреннән дә тартынмый. Колхозда электрчы, тракторчы хезмәтләрен башкарып мактала. Авыл җирендә күпләр кебек абзар тутырып терлекләр дә асрагач тормышлары тагын да ямьләнеп китә аларның, төзелеш башларга да киң мөмкинлекләр ачыла. Шулай итеп ул энесе Рафис белән яңа барлыкка килгән урамда җир участогы алып икесенә дә матур итеп йорт җиткереп керәләр. Бүгенгесе көнне алар энесе  белән күршеләр булып  бер-берсенә булышып, ярдәмләшеп гөрләтеп гомер кичерәләр. Янәшәдә яшәгәч, шәхси ярдәмче хуҗалыкларын алып барырга да уңайлы.  Аннары әле аларның тагын бер бик әһәмиятле, өстенлекле яклары бар. Бу ике гаилә бер-берсе белән икеләтә  якын туганнар булып чыктылар. Хатыны Әлфиянең сеңлесе Гөлфия Рәдифнең энесе Рәфис белән гаилә корып  янәшәдә генә матур итеп яшәп яталар. Шулай итеп аларга шәхси ярдәмче хуҗалыкларын бергәләшеп алып баруы да бермә-бер җиңелләшкән. 
Эшлим дип күңелләре җилпенеп торучыларны дәүләт тә үз ярдәменнән ташламый. Рәдиф тә әнә тормыш иптәше Әлфиясе белән узган ел үз хуҗалыкларында булган өч баш савым сыерлары янына тагын биш  тана алу хакында уйланып йөргәндә аларга дәүләт ярдәме бик ярап куйган. Шулай итеп бер миллион сумга якын дәүләт ярдәме хисабына алар савым сыерларының баш санын тугызга җиткергәннәр. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларында бүген аларның 13 баш  мөгезле эре терлекләре бар. Бу хәтле терлекне карарга ничек өлгерәсез, дип сорамый булдыра алмадым. Гаилә зур булгач эшләнә инде, дип кенә җавап кайтарды егет. Хатыны Әлфиягә сыер саварга 9-10 нчы сыйныфта укучы кызлары Мәрьям белән Рузилә булыша икән. Әле тагын алар артыннан ярдәмгә 2 нче сыйныфта укучы сеңелләре Мәйсәрә үсеп килә. Аннары, кайберәүләр сөт продуктына бәяләр үзгәреп тора, дип зарланырга яратса  да аңа ихтыяҗ кимеми, киресенчә көннән-көн  үсә. Сауган сөтне кая куярга, дип бер дә аптырап утырасы юк, аны өйдән килеп алып китәләр. Хуҗалыкларында ике МТЗ тракторы арарның эшләрен нык җиңеләйткән, печән ташырга, аны күчерергә, абзарга кертергә, кышын кар  чистартуда өзеклеккә юл куелмый. Әле быелгы мул карлы кыш айларында Рәдиф күрше-тирә урамнарны да кардан чистартып авылдашларына зур ярдәм күрсәткән. Болар хакында авыл җирлеге җитәкчеләре дә безгә кат-кат искәртеп рәхмәт белдерделәр.

Автор Идрис Аметов  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса