Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Хезмәтендә яуланган хөрмәт

Авыл җирендә хезмәт сөючән, хөрмәтле кешеләр арасыннан хәзрәт сайлау (мулла) элек-электән килгән күркәм гадәт ул.

Районыбызның Күгәрчен авылы аксакаллары да дистә еллар элек бу җаваплы эшкә Илдус Низам улы Әскәровны сайлап ялгышмаганнар күрәмсең. Чөнки, аның бар гомере шушы җирлектә яшәүчеләрнең күз алдында тырыш хезмәттә үткән. Авыл җирендә бик күп яшүсмерләр кебек ул да кечкенәдән өлкәннәргә булышып үскән. Сабантуйларда әле көрәшеп аның матур җиңүләргә ирешүен дә авылдашлары  яхшы хәтерлиләрдер. Хәрби хезмәттән кайткач ул чорлардагы колхоз җитәкчесе Шамил Садыйков егетне үз янына чакырып  бик күпләрнең үзәгенә үткән эш урынына билгели. Бәлки, күпне күргән легендар җитәкченең  яңа гына хәрби хезмәттән кайткан авыл егетенең нигә сәләтле булуын шулай сынап каравы да булгандыр. Әмма, кечкенәдән үзенә йөкләнгәнне тел-теш тидермәслек итеп башкарырга күнеккәнлектән ул  югалып калмый. Хәрби хезмәттә үк тәртип яраткан  Илдус Әскәров үз эшен әнә шулай тиз җайга сала. Шәһәрдә махсус курслар тәмамлап кайтуының  да файдасы тими калмагандыр. Колхоз йөк машинасы белән берничә көн рәттән 76 шар баллонга газ ягулыгы тутырып алып кайтуы да бик ярап куя. Кыска  гына вакыт эчендә үз эшен менә шулай җайлап җибәрә ул. Барысын да күзәтеп, күреп торган колхоз җитәкчесе аны тыныч күңел белән ферма мөдире итеп күчерә. Биредә дә үз эшен күңелен биреп башкара. 
Ике мең башка якын мөгезле эре терлек булган фермада бозаулар үлеме кими. Моңа ул  биредә эшләүчеләргә соңармыйча нәрәт төзеп өстәмә түләүне җайга салу юлы белән ирешә. Күп вакытын эш урынында үткәрүенең дә нәтиҗәсе зур була. Җитмешкә якын терлекчене үз эченә алган коллективны көйле җитәкләвен күреп, белеп торган ул чорлардагы район башлыгы Хатыйп Газизов аны һич икеләнмичә туган авылына колхоз рәисе итеп билгели. Бер елдан артык эшләгәч әле аңа авыл Советы рәисе вазыйфасын да йөклиләр. Менә шулай аның  бар гомере авыл халкы күз алдында үтә. Иң куанычлысы, авылдашлары алдында йөзе ак, намусы чиста. Берәүне дә рәнҗетми, аңа үпкәләп йөрүчеләр дә булмагандыр, мөгаен. Тормыш иптәше Илсөяр белән бер-берсен аңлап озак еллар бер-беренә терәк булып гомер кичерәләр. Шул гомер эчендә ике малай тәбияләп үстереп, тормыш юлына бастырып, тыныч тормыш кичерәләр. 
Илдус лаеклы ялга чыккач та авылдашлары бертавыштан “Фәйзрахман” мәчетенә имам итеп сайлап куйганнар. Биредә дә вакытын бушка үткәрми ул, авыл халкына бер дигән дини гыйлем өстәп, укучы балаларга әхлакый тәрбия бирүне оештырып җибәрә. Мәчет ишекләре тәүлек буена ябылмый, үзе төсле тынгысыз күңелле Сания Сәгыйрова белән Маһруйбикә Садыйкова кебек мөгаллимәләр авылның хөрмәтле хатын-кызларын намаз уку тәртибенә төшендерәләр, милли йолаларыбыз нечкәлекләрен өйрәтәләр. Ә менә, икенче бер хөрмәтле мөгаллимә Фидания Фәрзекаева укучы балалар күңеленә игелеклелек орлыклары иңдереп, төпле дини тәрбия сабакларына өйрәтә.  Аларның үз эшләрен күңел биреп, яратып башкарулары чын мәгънәсендә мактауга лаеклы гамәл. Авыл мулласының  үз вазыйфасын әнә шулай төгәл башкаруы  нәтиҗәсендә халык та мәчеттән өзелми. Һәр көнне күпләр гыйбадәт кылырга киләләр. Ә инде җомга намазына иллегә якын кеше җыелуы да ике мәчетле авыл өчен начар түгел. Иң мөһиме,  яшьләребезнең ямьсез, начар гадәтләр белән мавыкмыйча мәчеткә йөрүләре сөендерә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса