Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Хезмәтендә гаделлек һәм намуслылык

Һәр елны, табигатьтә сирень чәчәкләре тирә-якка хуш ис тараткан мәлдә, мәктәпләрдә соңгы кыңгыраулар чыңлый. Ул күңелләрдә дулкынлану хисе тудыра. Чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәп белән хушлашу, зур тормышка аяк басулары белән дулкынланса, укытучы исә алар өчен борчыла, шул ук вакытта үткәннәрен барлый.

 Биектау урта мәктәбендә дә шундый хисләр белән яна быелгы чыгарылыш укучылары. Ә аларның беренче укытучылары Хәбибуллина Зөмәрә Таһир кызы алардан да ныграк дулкынлана. Чөнки укучыларның һәрберсе аңа үз баласыдай якын. Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр аларның шатлыкларына сөенеп, борчуларын уртаклашып яши ул. Укытучы күңелендә укучыларына карата бары изге хисләр генә тупланган. Укытучылык хезмәтендә Зөмәрә Таһир кызының бу инде өченче чыгарылышы. Инде өченче кат туган мәктәбебездә канат ярган кошчыкларын зур тормыш биеклегенә очыра ул.

Кемнәр генә, нинди генә һөнәр ияләре юк ул укыткан балалар арасында!  Иң мөһиме: алар барысы да әти-әниләре өчен игелекле, шәфкатьле балалар. Тормышта үз урыннарын табып, дөрес юлдан барып намуслы хезмәт итәләр. Ватанын сөюче патриотлар алар. Укытучы өчен шушыннан да олы бүләк юктыр кебек. Белем һәм тәрбия биргән балаларның  якын күреп, дусларча хәбәрләшеп торулары, аларның уңышларына сөенеп яшәү - укытучының 33 ел куйган гадел һәм намуслы хезмәте нәтиҗәсе ул.  Димәк, иҗади эзләнүләр, алдынгы методика һәм технологияләр кулланып эшләү, тормыш сулышы белән бергә атлау юкка түгел.

Дәвамын «Авыл офыклвры» газета битләрендә укый аласыз

Автор Гүзәлия Гарипова.
Биектау мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса