Хатирәләрне барлаганда
Суслонгер вакыйгаларын барлаганда миңа Теләче районыннан Рифкать Шәфыйков белән очрашып сөйләшергә туры килде.
Без аның белән 1966 нчы елдан бирле танышлар. Үзбәкстанда Учкудук һәм Навои якларында бергә армиядә хезмәт иттек.
Ул мине истәлекләре белән уртаклашыр өчен Мари Эль урманнарында урнашкан Суслонгерга барырга чакырса да мин бара алмадым. Рифкать Шәфыйков үзе берничә ел элек анда барып, фронтка китәргә тиешле өйрәнүләр үткән солдатлар хөрмәтенә истәлек ташы куеп, корбан ашы үткәрә. Быел да җәй аенда иллеләп кешене автобуслар белән Теләчедән Суслонгерга алып барып мәҗлес уздыра, әнә шундый игелекле гамәлләр кыла ул. Суслонгерда өйрәнүләр үтүче солдатларның уллары һәм оныкларына анда барып әтиләренең өйрәнүләр вакытында нинди кыенлыклар кичкәнен исләренә алып сөйлиләр. Ул елларда андагы солдатлар ачлык-ялангачлык кичерәләр. Аякларына чабаталар үреп кияләр.
Минем әтием, 1906 нче елгы Җәләлетдин Шәрәфетдинов та, сугыш башланган 1941 нче елның беренче көннәреннән фронтка алына. Суслонгер сынауларын үтеп Смоленскийдагы бәрелешләрдә яраланып госпитальдә дәвалана. Аннан янә Псков тирәсендәге бәрелешләрдә катнаша, кабат авыр яралана, госпитальгә эләгә, анда дәваланганнан соң хезмәтен дәвам итә. Германияне җиңеп 1945 нче елның ноябрендә өйгә кайту бәхетенә ирешә.
Мин үзем үсә төшкәч Суслонгер турында кызыксынып сораша идем. Ул вакытта күп ир-атлар Суслонгердан үз теләкләре белән гариза язып фронтка киткәннәр.
Суслонгер Теләчедән 200 чакрым ераклыкта икән. Минем хәрби хезмәттәшем Рифкать Шәфыйков Теләчедә уңышлы гына эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Аның экспонатларга бай шәхси музее да ни тора! Аңа мин чын күңелемнән уңышлар телим.
Шәмгун Усманов.
Күгәрчен авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia