Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Халкым активлыгы сөендерә

Соңгы вакытларда халык белән эшләве нык кыенлашты дип әйтүчеләр белән килешми мөмкин түгел. Җирле үзидарә хезмәткәрләре көне уңаеннан үз биләмәбездәге Озерный урамына төшә торган юл буе һәм биредә урнаштырылган көнкүреш калдыклары котейнерлары мәйданчыгының тирә ягын җаештыру буенча өмә үткәрергә булдык.

Тик ни кызганыч, бу хакта иң элек әнә шул юл буйларын чүпләүчеләрнең үзләренә кереп әйтеп чыксак та аларның берсе дә өмәдә катнашмады. Аларның һәркайсы «ярар килермен» дип ышандырып озаттылар, тик сөйләшеп куйганнар диярсең, ник берсе килсен. “Кирпичный” үзидарәсе биләмәсендә яшәүче халкыбыз бик актив икән әле безнең. Һәркемнең үз мәшәкатләре, дигәндәй,  аларны да аңларга да мөмкин. Ләкин, шул ук вакытта өлкән яшьтәгеләрнең дә мондый кирәкле чарадан читтә калмавы сөендерә. Аларның һәммәсенә дә олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. Бердәм булып керешкәч була шул. Берничә сәгать вакыт эчендә юл буйлары матураеп, ямьләнеп китте. 
Әмма, форсаттан файдаланып тагын бер мәртәбә тәртип, әдәплелек  һәм иң әһәмиятлесе чисталык хакында телгә алмасак язмам тулы булмас иде. Нигә инде чүп түгү контейнерлары янәшәсенә сарайдан чыккан тирескә кадәр китереп аударырга? Аның урыны бакча читендә билгеле бер почмакта тирес калдыкларын, кисеп ташланган агач кисәкләрен, ишек алдыннан себереп алган чүпне ташларга мөмкин. Анда киләсе елга бакчага кертү өчен бер дигән тирес өеме барлыкка килүен күпләр белмиләр, күрәмсең. Ярар, чүп калдыкларын агач кисәкләрен, чүпрәк, кәгазь калдыкларын түккән өчен айдан-айга акчасын түлибез, диючеләр дә табылыр. Әмма, аларны юл читендәге ерганакларга түгел махсус урнаштырылган контейнерларга гына ташласаң табигать тә болай пычранмас иде. Менә аның өчен беркем бер сүз әйтмиячәк. Ә менә безгә әнә шушы контейнерларга кадәр барырга иренеп ярты юлда ташлаучылар хакында әйтеп торучылар һәм  кайберләрен күреп кисәтергә туры килде. 

Автор Идрис Аметов

Дәвамын «Авыл офыклары» газета битләрендә укый аласыз
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса