Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Иван Головин : «Ватанны саклау дигән һөнәр бар»

Иван Владимирович Головин Казанда туган, анда 105 нче мәктәпнең 11нче сыйныфын тәмамлаган. 18 яшендә ул һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итәргә теләп мөстәкыйль рәвештә военкоматка килә.

Күпләр өчен бурычын үтәү генә булган нәрсә аның өчен гомер буе башкарылачак эшкә әверелде.
Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итү аның язмышын билгели. 17,5 ел эчендә Иван Владимирович гади солдаттан офицерга кадәр юл үтә. Ул намуслы хезмәт итү белән беррәттән, параллель рәвештә белем дә ала - читтән торып институт тәмамлый һәм офицер званиесенә лаек була. Беренче хәрби чыныгуны 2008 елда Грузия белән конфликт барышында ала. 2022 елдан махсус хәрби операциядә катнаша.
2024 елның августында Иван Владимирович яралана. Ләкин хәрби антына тугрылык һәм ныклык күрсәтеп, ул яңадан дивизиясенең алгы сызыгына әйләнеп кайта. Иптәшләре алдында хезмәт бурычы һәм җаваплылыгы аның өчен һәрвакыт шәхси хәлләрдән өстен була.
Институтта укыган елларында Иван үзенең булачак хатынын очрата. Бәхетле никахта алар 13 ел яшиләр, бер кыз тәрбиялиләр.
Ире махсус хәрби операциядә катнашкан чорда хатыны Ләйсән Балык Бистәсе районының Юлсубино авылында әти-әниләре янәшәсендә йорт төзетә.  Бу аларның хыялы була. Офицер күбрәк вакытын гаиләсе белән уздыру, хуҗалык эшләре белән шөгыльләнү, ауга һәм балыкка йөрү өчен пенсиягә чыкканны көткән. Ул үзен көткән йортта тыныч тормыш өчен көрәште.
Хезмәт елларында Иван Владимирович Батырлык ордены, Суворов медале, Жуков медале, «Сугышчан батырлыклары өчен» медальләре белән бүләкләнә. Гвардия капитаны дәрәҗәсендә ул һава-десант дивизиясенең радиоэлектрон хезмәтен җитәкли.
Геройның гомере 2025 елның 21 ноябрендә өзелә. Иван Головин хәрби бурычны үтәгәндә минага эләгеп һәлак була. Күрсәткән фидакарьлеге өчен ул икенче Батырлык орденына (үлгәннән соң) тәкъдим ителә.
Иван Владимирович Казандагы мөселман зиратында, Дан аллеясында хәрби хөрмәт белән җирләнде.
Командир капитан В. Ватолин аның турында болай дип искә төшерә: «Иван Владимирович олы йөрәкле, кешеләрне чын күңелдән яратучы һәм хәрби туганлыкка тугрылыклы кеше иде. Без хезмәт иттек һәм Ватанны бүләкләр өчен сакламадык - без үз җиребезне, гаиләләребезне һәм анда калганнарны сакладык...»
Иван Владимирович еш кына: «Ватанны саклау дигән һөнәр бар», - дигән сүзләрен кабатлый торган була. Һәм ул әлеге сүзләргә ахыргача тугры калды.


Нияз Шәйдуллин язып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса