Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Үз хезмәтен төгәл башкара

Районыбыз хуҗалыкларында йөргәндә гомерләре буена төрле тармакларда хезмәт куйган ветераннарны еш очратырга мөмкин.

 “Кулон - Агро” хуҗалыгында безне үз эшенең чын остасы, тимер кырдыру остасы Марсель Хәйриев белән таныштырдылар. Соңгы вакытларда авыл җирендә мондый һөнәр ияләре калмаганлыктан бирегә аны белгечләр чакырып китергәннәр. Хәзер элеккеге еллардагы төсле күрше тирәдә гөрләтеп эшләп торган “Селхозтехника” берләшмәләре калмагач һәр фермерга һәм хуҗалыкка менә шулай кирәкле белгечне үзләренә табарга туры килә. Яшь  чакларында Марсель дә бик күп авыл егетләре кебек читкә чыгып китеп күңеленә хуш килгән һөнәрне үзләштергән. Вакытлар үтү белән аларның күбесе лаеклы ялга чыккач туган авылларына әйләнеп кайталар. Марсель дә Казан шәһәрендә төпле һөнәр үзләштергәннән соң, илебез яшьләрен үзенә тартып торган удар комсомол төзелешенә Яр Чаллының данлыклы КАМАЗ заводына китеп хезмәт куйган. Оста куллы, үз эшенең осталары һәр вакыт кирәк шул. Коллективта 43 ел хезмәт куеп олылып, зур хөрмәт белән лаеклы ялга озаткач ул гаиләсе белән туган авылы Биектауга кайтып яши башлый. Әмма, шәхси хуҗалыгындагы гаражында яраткан эшен ташламыйча ул үзе өчен тимер кырдыру станогы алып күңеленә хуш килгән хезмәтен дәвам иттерә. Кулы эш белгәндә гайка, болт, скоба ише хуҗалыкта кирәк нәрсәне кибет киштәләре буйлап эзләп йөрми үзе ясый ул. Әлбәттә, авыл кешеләрен бер кайчан да кире борып чыгармый, һәрвакыт булыша, ярдәм итә. Моны күреп торган белгечләр аны үзләренә эшкә килергә күндергәннәр. Ә бүгенгесе көнне, бигрәк тә  кыр эшләре төгәлләнгәч бөтен көчне хуҗалыкта техника-агрегатлары көйләп, сафка бастыруга юнәлткәндә, хуҗалык остаханәсендә тимер кырдыру хезмәтенә ихтыяҗ бервакытта да кимеми. Хуҗалыкның баш белгече Камил Галимуллин сүзләре белән әйткәндә, биредә дә еш кына аңа озын чиратлар тезелә. Марсель абыйлары үз эшен яхшы белә. Аңа кат-кат аңлатып, төшендереп торасы юк, барысын да күз карашыннан аңлый һәм үз хезмәтен җиренә җиткереп төгәл башкара. Ә пөхтәлек бүген производствода иң әһәмиятле яхшы сыйфатларның берсе инде ул.
 

Автор Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса